Балтач таңнары
-17 °С
Болытлы
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Барлык яңалыклар
Матбугат-2019
22 гыйнвар 2019, 18:34
"Балтач таңнары"ның "Бәхетле авто" акциясе тәмам
"Балтач таңнары" гәзитенә 2019 елның беренче яртыеллыгына язылган биш райондашыбыз бүген “Бәхетле авто” акциясен бүләкләренә лаек булды.
2019 елның беренче яртыеллыгына ике мең ярымга якын райондашыбыз “Балтач таңнары” гәзите белән элемтәне өзмәде
.
Тугры дусларыбызның безнең белән калуына без чиксез шат. Кызыксындыру йөзеннән абуначеләр арасында төрле дәртләндерү чаралары оештырылды. Бүген “Бәхетле авто” акциясендә гәзиткә язылучы янә 5 кешегә истәлеккә бүләкләр тапшырылды.
“Балтач таңнары” гәзитенә подписка рәсмиләштергән райондашлар арасында 407 кеше квитанция күчермәсен редакциягә китерде. Шулар арасында 39ы — еллык подписка. “Атна саен бүләк” акциясе кысаларында 17 приз уйнатылды. “Гәзиткә язылып велосипед от” чарасында Иске Балтач авылыннан Зәлифә Гаттаровага бәхет елмайды. “Бәхетле авто” наклейкалары 188 кеше бирелде.
22 гыйнвар көнне үткән “Бәхетле авто” акциясендә 49 кеше катнашты. Акциянең шартлары гади. Район гәзитенә язылучылар машиналарының арткы пыялаларына югарыда телгә алынган наклейкаларны ябыштырырга hәм үзләре шушы чарада катнашырга тиеш. Килмәгән кешегә бүләк юк дигән сүз бу.
Җиңүчеләрнең барысы да Иске Балтачтан. Сәгъдәт Вәлиәхмәтова, Фәрит Фәрхуллин, Булат Борhановлар компрессор оттылар. Зәвия Әхмәтьярова hәм Шәйхимансур Шакировларга ачкычлар җыелмасы чыкты. Рөстәм Галиевка дәртләндерү призы тапшырылды.
Рифина ГАЛИЕВА.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель , 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль , 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль , 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
Был стипендия кемдәргә түләнә?
На уровне молекул
Яңа елда пособиеләр күпмегә артачак?