Барлык яңалыклар
Матбугат-2019
10 гыйнвар 2019, 17:50

Балтачлыларны „Бәхетле авто” уенында көтәбез!

2019 елга һәм елның беренче яртыеллыгына „Балтач таңнары” гәзитенә язылган һәвәскәр водитель-абүнәчеләр арасында игълан ителгән, гәзиткә язылган квитанция күчермәләрен редакциягә иктереп тапшырган, машина пыяласына ябыштырыла торган махсус наклейка алган балтачлыларга күптән көтелгән хәбәрне җиткерергә ашыгабыз.

„Бәхетле авто” уены 2019 елның 22 гыйнвар көнендә 11.00 сәгатьтә, Иске Балтач авылының үзәк мәйданында үтәчәк. Билгеләнгән сәгатькә автоһәвәскәр-абүнәчеләрнең махсус наклейканы шәхси машиналарының арткы пыяласына ябыштырып район мәдәният сарае бинасы каршындагы „Үзәк мәчет” ягына караган мәйданчыкка җыелуы шарт.
Акция барышында 400дән артык квитанция күчермәсе килде. Шулар арасыннан 200гә якын абунәчегә махсус наклейка таратылды. Бу көнне автоһәвәскәр-абүнәчеләр арасында биш машина кирәк-ярагы уйнатылачак.
Барыгызны да көтеп калабыз!
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Читайте нас: