Барлык яңалыклар
Матбугат-2019
26 декабрь 2018, 17:15

Иске Балтачтан абунәче Язилә Әхкямова „Балтач таңнары” гәзитенә язылып бүләк отты

Алдагы елга һәм яртыеллыкка „Балтач таңнары” гәзитенә язылган абунәчеләр арасында айлар буе дәвам иткән „Атна саен-бүләк” акциясе тәмамланды. Уенның соңгы тиражында өч бүләк уйнатылды. Шуларның берсе Иске Балтачтан өлкән яшьтәге абунәче Язилә Әхкямова.

Гәзиткә еллык подписка рәсмиләштергән Язилә Хәтмулла кызы салат савытлары җыелмасы иясе булды. Бүләкне редакциядән Язилә ханымның оныгы Эльвина Илмир кызы килеп алды.
—Зур әниебез гәзиткә ел саен языла, барлык яңалыкларны шуннан укып белеп бара, — ди Эльвина Хәйдәрова. — Башлап квитанция күчермәсен редакциягә китерде. Бәхет алмаюга бик шатбыз. Алдагы айда „Бәхетле авто” уенында да катнашырга уйлыйбыз. Абунәчеләр өчен шундый чаралар оештырылганына бик шатбыз!
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Читайте нас: