Барлык яңалыклар
Матбугат-2019
20 декабрь 2018, 18:33

„Балтач таңнары” гәзитенә язылган өч абүнәче бүләк иясе булды

Алдагы елга һәм ярты елга „Балтач таңнары” гәзитенә язылган абүнәчеләр арасында дәвам иткән „Атна саен бүләк!” уенының чираттагы тиражында кичә өч кешегә бәхет елмайды.

Алдагы елга һәм ярты елга „Балтач таңнары” гәзитенә язылган абүнәчеләр арасында дәвам иткән „Атна саен бүләк!” уенының чираттагы тиражында кичә өч кешегә бәхет елмайды.
Ике Балтач авылыннан олы яшьтәге гәзит укучы Язилә апа Әхкямова, Эльмира Шәрәфиева һәм Көндәшле авылыннан Ф. Хәбибуллин салат савытлары җыелмасы оттылар. Аларның барысын да паспорт, ИНН кебек документлары белән редакциядә көтеп калабыз.
Басмабызның тугры дусты Язилә апа „Балтач таңнары”на еллык подписка рәсмиләштергән.
Бүгенге көнгә редакциягә 381 кешедән квитанция күчермәсе килде. Шул итсәптән 35 кеше еллык подписка рәсмиләштергән. Егермегә якын кеше „Атна саен бүләк” акциясендә бүләк отты. 182 кешегә „Бәхетле авто” уенында катнашу хокукы биргән наклейка таратылды.
Тагын бер хәбәрне җиткерергә тиешбез: ИРТӘГӘ, 21 декабрь көнне, кичке сәгатьтә район мәдәният сараенда үтәчәк чара барышында „Балтач таңнары” гәзитенә язылган абүнәчеләр арасында супер-бүләк — велосипед уйнатылачак.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Читайте нас: