Барлык яңалыклар
Матбугат-2019
13 декабрь 2018, 18:29

„Балтач таңнары” гәзитенә язылган абүнәчеләр арасында янә ике кеше бүләк иясе булды!

Алдагы елга һәм яртыеллыкка „Балтач таңнары” гәзитенә язылган абүнәчеләр арасында дәвам иткән „Атна саен бүләк” акциясенең агымдагы атнада үткән тиражында бәхет ике кешегә елмайды.

Алдагы елга һәм яртыеллыкка „Балтач таңнары” гәзитенә язылган абүнәчеләр арасында дәвам иткән „Атна саен бүләк” акциясенең агымдагы атнада үткән тиражында бәхет ике кешегә елмайды.
Бу юлы ике бүләк тә (пыяла графин һәм стаканнар җыелмасы) Богдан авылында яшәүче Кавый Мөҗиповка һәм Иске Тимкә авылыннан Әлфия Әнвәровага төште. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм паспорт, ИНН кебек документлары белән редакциядә көтеп калабыз.
Бүгенге көнгә редакциягә абүнәчеләрдән 330 квитанция күчермәсе килде. Шулар арасыннан 29 кеше еллык подписка рәсмиләштергән. Унөч кеше „Анта саен бүләк” акциясендә төрле бүләкләр отты. 152 кешегә „Бәхетле авто” уенында катнашу хокукы биргән наклейка таратылды.
Бүләкләр уйнату дәвам итә. Алдагы атнаның җомга көнендә, район мәдәният сараенда үтәчәк чара барышында супер-бүләк — велосипед уйнатылачак.
„Бәхетле авто” уенының кайчан үтәчәге турында „Балтач таңнары” гәзите битләрендә һәм сайтыбызда хәбәр ителәчәк.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Читайте нас: