Барлык яңалыклар
Матбугат-2019
20 ноябрь 2018, 18:34

Бу велосипед кайсы балтачлыга эләгер?

Алдагы елга һәм яртыеллыкка “Балтач таңнары” гәзитенә язылган абүнәчеләр арасында “Атна саен бүләк”, “Бәхетле авто” уеннары үткәрелүе гадәтигә әйләнде.



Алдагы елга һәм яртыеллыкка “Балтач таңнары” гәзитенә язылган абүнәчеләр арасында “Атна саен бүләк”, “Бәхетле авто” уеннары үткәрелүе гадәтигә әйләнде.
Күптән түгел янә бер яңалык килеп җитте. Республика оешуның 100 еллыгы уңаеннан “100 велосипед” акциясе ул. Республикада нәшер ителгән һәр басманың бер укучысына велосипед оту мөмкинлеге бар.
Сөенче! “Балтач таңнары”н алдыручылар арасында уйнатылачак өр-яңа велосипед Балтачка кайтарылды. Әле хуҗасын көтә. Уенның шарты гади генә: 2019нчы елга яки беренче ярты елга гәзиткә язылган абүнәчеләр квитанция күчермәләрен редакциягә китереп тапшырырга тиешләр.
Бүгенге көнгә 135 кешедән квитанция күчермәләре килде. Унга якын кеше “Атна саен бүләк” акциясендә төрле истәлекле бүләкләргә ия булды.
Велосипедның кайчан, нинди шартларда уйнатылачагы турында алдан хәбәр итәрбез. Әлегә, дуслар, ашыгыгыз, гәзиткә язылыгыз! Квитанция күчермәгезне редакциягә китерергә онытмагыз!
Читайте нас: