Барлык яңалыклар
Матбугат-2019
8 ноябрь 2018, 17:14

„Балтач таңнары”на язылган абунәчеләрне супербүләк — велосипед көтә!

Алдагы елга һәм яртыеллыкка вакытлы матбугат басмаларына, шул исәптән, „Балтач таңнары” гәзитенә язылган абунәчеләр өчен „Атна саен — бүләк!” лотереясе дәвам итә.

Алдагы елга һәм яртыеллыкка вакытлы матбугат басмаларына, шул исәптән, „Балтач таңнары” гәзитенә язылган абунәчеләр өчен „Атна саен — бүләк!” лотереясе дәвам итә.

Бүген редакциядә бу чараның чираттагы тиражы үтте. Анда ике гәзит укучыга бәхет елмайды. Иске Балтач авылыннан Илүсә Гыйззәтуллина (ул графин белән стаканнар җыелмасы отты) белән шул ук авылдан Д. Фәтхетдинова тастымал иясе булды. (Җиңүчеләрне паспорт, ИНН кебек документлары белән редакциядә көтәбез).
Гәзит-журналларга язылу кампаниясе дәвам итә. Уеннарда катнашу өчен квитанция күчермәсен редакциягә китереп тапшырырга кирәк.
Тагын бер яңалык җиткерәбез: „Балтач таңнары” гәзитенә язылган абунәчеләрнең бу юлы велосипедлы булу мөмкинлеге дә бар.
Актив булыгы, язылыгыз, алдырыгыз, укыгыз, дуслар!
Тормыш юлыннан „Балтач таңнары” белән атлагыз!
Читайте нас: