Балтач таңнары
-22 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Матбугат-2019
3 октябрь 2018, 19:00

„Балтач таңнары” гәзитенә ташламалы бәяләрдә язылыгыз, бүләкләр отыгыз!

4нче октябрьдән 14нче октябрьгә кадәр Бөтенрусия подписка декадасы уза. Ташламалы чорда төрле басмаларга арзан бәягә язылырга мөмкин.

4нче октябрьдән 14нче октябрьгә кадәр Бөтенрусия подписка декадасы уза. Ташламалы чорда төрле басмаларга арзан бәягә язылырга мөмкин.
„Атна саен — бүләк!”, „Бәхетле авто” акцияләре дә дәвам итә. Аларда катнашыр өчен квитанция күчермәсен редакциягә китереп теркәргә генә кирәк. „Бәхетле авто” уенының шарты үзгәрешсез кала — һәвәскәр водитель-абунәчеләргә квитанция күчермәсен китергәндә редакциядә махсус наклейка бирелә. Шул наклейканы алар автомашиналарының арткы пыяласына ябыштырып йөрергә һәм уен көнне наклейка ябыштырылган машиналары белән уен үтәчәк мәйданга килергә тиешләр. Бу көнне биш өстәмә бүләк — машина кирәк-яраклары уйнатылачак.
Соңгы елларда башлангыч алган акцияләр барышында дистәләрчә абунәчебезгә бәхет елмайды — алар истәлекле бүләк иясе булды.
Гәзиткә язылыгыз, алдырыгыз, укыгыз. Нинди темаларга өстенлек бирәсез, тәкъдимнәрегезне языгыз, дуслар.
„Балтач таңнары” гәзитенә почта бүлекчәләрендә язылган абунәчеләр дә, электрон подписка рәсмиләштергәннәр дә, редакцион подписканы үз иткән укучылар да уеннарда катнаша ала.
Әлегә кадәр бергә булдык. Алдагы елда да бер-беребезгә хыянәт итмик, дуслар!