Барлык яңалыклар
Матбугат-2019
1 октябрь 2018, 16:35

„Балтач таңнары” гәзитенә язылыгыз, бүләкләр отыгыз!

Алдагы яртыеллыкка, елга вакытлы матбугат басмаларына, шул исәптән, „Балтач таңнары” гәзитенә язылу кампаниясе дәвам итә.

Алдагы яртыеллыкка, елга вакытлы матбугат басмаларына, шул исәптән, „Балтач таңнары” гәзитенә язылу кампаниясе дәвам итә.
4 октябрьдән 14 октябрьгә кадәр ташламалы бәяләрдә язылып булганлыгын хәбәр итәбез.
„Атна саен — бүләк!”, „Бәхетле авто” акцияләре дә дәвам итә. Аларда катнашыр өчен квитанция күчермәсен редакциягә китереп теркәргә генә кирәк. „Бәхетле авто” уенының шарты үзгәрешсез кала — һәвәскәр водитель-абунәчеләргә квитанция күчермәсен китергәндә редакциядә махсус наклейка бирелә. Шул наклейканы алар автомашиналарының арткы пыяласына ябыштырып йөрергә һәм уен көнне наклейка ябыштырылган машиналары белән уен үтәчәк мәйданга килергә тиешләр. Бу көнне биш өстәмә бүләк — машина кирәк-яраклары уйнатылачак.
Соңгы елларда башлангыч алган акцияләр барышында дистәләрчә абунәчебезгә бәхет елмайды — алар истәлекле бүләк иясе булды.
Гәзиткә язылыгыз, алдырыгыз, укыгыз. Нинди темаларга өстенлек бирәсез, тәкъдимнәрегезне языгыз, дуслар.
„Балтач таңнары” гәзитенә почта бүлекчәләрендә язылган абунәчеләр дә, электрон подписка рәсмиләштергәннәр дә, редакцион подписканы үз иткән укучылар да уеннарда катнаша ала.
Әлегә кадәр бергә булдык. Алдагы елда да бер-беребезгә хыянәт итмик, дуслар!
Читайте нас: