Балтач таңнары
+11 °С
Облачно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Матбугат-2019
12 Сентября 2018, 13:02
„Балтач таңнары” гәзитенә язылган биш абунәчегә „Бәхетле авто” уенында бәхет елмайды
„Балтач таңнары” гәзитенә язылган абунәчеләр 12 сентябрь көнне „Бәхетле авто” уенында очрашты.
„Балтач таңнары” гәзитенә язылган абунәчеләр 12 сентябрь көнне „Бәхетле авто” уенында очрашты.
Агымдагы яртыеллыкка һәм елга урындагы матбугатка язылган 203 абунәче квитанция күчермәләрен редакциягә китерде. Шулар арасыннан аерып карасак, 49 кеше еллык подписка рәсмиләштергән.
„Балтач таңнары” гәзитенең тугры дуслары арасында 72 кеше „Бәхетле авто” уенында катнашырга теләк белдерде — аларга квитанция күчермәләрен китергәндә редакциядә махсус наклейка тапшырылды. Аларның 27се уенда катнашты.
Гәзитнең баш мөхәррире Рөстәм Вәлиев барлык катнашучыларны сәламләп, гәзитне алдырганнары, укыганнары, рекламалаганнары өчен абунәчеләргә рәхмәт белдерде, яңалыклар белән таныштырды һәм киләчәктә дә басма белән дус булырга чакырды.
Уен барышында Штәнде авылыннан Әдип Нуртдинов, Иске Балтачтан — Шәйхимансур Шакиров, Зефар Суфияров, Тибелдән — Анатолий Мухаметзянов, Тучыбайдан Тәбрис Җиһангировларга бәхет елмайды — аларга машина кирәк-яраклары (автокомпрессорлар, авария очрагында кулланыла торган җыелма) чыкты.
Алдагы елга һәм яртыеллыкка гәзиткә язылу кампаниясе башлангыч алды. Язылыгыз, алдырыгыз, укыгыз. Уеннарда катнашыгыз, дуслар.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"