Барлык яңалыклар
Матбугат-2019
10 сентябрь 2018, 11:21

„Балтач таңнары” гәзитенә язылган абунәчеләрне 12 сентябрь көнне „Бәхетле авто” уенында көтәбез

Агымдагы яртыеллыкка урындагы матбугат басмасына язылган абунәчеләр арасында игълан ителгән „Бәхетле авто” уенын июнь аенда үткәрергә вәгъдә итсәк тә, төрле сәбәпләргә бәйле ул кичектерелеп килде.

Агымдагы яртыеллыкка урындагы матбугат басмасына язылган абунәчеләр арасында игълан ителгән „Бәхетле авто” уенын июнь аенда үткәрергә вәгъдә итсәк тә, төрле сәбәпләргә бәйле ул кичектерелеп килде.
Һәм менә, алдагы елга һәм яртыеллыкка вакытлы матбугат басмаларына язылу кампаниясе игълан ителгәч, уенны үткәрү көнен билгеләдек.
„Балтач таңнары” гәзитенә язылган һәм редакциядән кулларына махсус наклейка алган абунәчеләребезне уенда актив катнашырга чакырабыз.
„Бәхетле авто” уены 12 сентябрь көнне, 11.00 сәгатьтә, район мәдәният сараеның „Үзәк мәчет” ягындагы мәйданында үтәчәк.
Уенның төп шартын хәтерегезгә төшереп үтәбез: наклейкалар абунәченең җиңел автомобиленең арткы пыяласына ябыштырылган булуы мәҗбүри. Килә алмаган, наклейкасы булмаган кешеләр уенда катнашмый.
Бу көнне абунәчеләр арасында биш машина кирәк-ярагы уйнатылачак.
Килегез, катнашыгыз, бүләкләр отыгыз.
Язылыгыз, укыгыз, урындагы яңалыкларны белми калмагыз.
Читайте нас: