Барлык яңалыклар
Матбугат-2019
26 июль 2018, 12:59

Түбән Кансөяр авылында яшәүчеләр „Балтач таңнары” гәзитенә язылып та акцияләрдә катнаша аламаган...

Вакытлы матбугат басмаларына алдагы яртыеллыкка язылган абунәчеләр өчен соңгы елларда кызыклы акцияләр үтеп тора. Алар турында абунәчеләребез хәбәрдар.

Вакытлы матбугат басмаларына алдагы яртыеллыкка язылган абунәчеләр өчен соңгы елларда кызыклы акцияләр үтеп тора. Алар турында абунәчеләребез хәбәрдар.
„Атна саен – бүләк!” акциясендә актив катнашкан дистәләрчә абунәченең бүләк отуы турыдна хәбәрләребез гәзит битләрендә дә, сайтыбызда да дөнья күреп килә.
Агымдагы яртыеллыкка язылган абунәчеләр арасында игълан ителгән „Атна саен – бүләк!” акциясе тәмамланды. Алдагы көннәрдә „Бәхетле авто” лотереясы уйнатылачак һәм бу хакта өстәмә хәбәр ителәчәк.
Бүген бер укучыбыз редакциягә шалтыратты һәм:
—Балам, гәзиткә язылган квитанцияләрне җыясызмы әле? — дип сорады.
Мин агымдагы яртыеллык өчен язылган акциянең тәмамлануын әйттем.
—Их, китерми йөретте бит, кайчаннан соарп йөредем. Китермәде бит...
Әңгәмәдәшемнең кайсы авылдан булуы һәм кем турында сөләвен сорагач:
—Түбән Кансөярдән мин, балам. Рәмилә апаң булам. Галиханова. Ике-өч ай элек почтальонкага 2000 сум акчамны биреп гәзит-журналларга язылып куйган идем. Мин район гәзитен генә түгел, „Өмет”, „Диләфрүз”, „Башкортостан кызы”н да алам. Күпмеләр сорадым. Китермәде... Квитанцияне 2 көн элек кенә биреп китте... Бер мин генә түгел, башка авылдашларым да минем кебек хәлдә. Тагын кайчан уйнатасыз, балам, ул уеныгызны?
Мин, алдагы яртыеллык өчен подписка башлангач, янә дә андый акция оештырылса, абунәчеләребезгә хәбәр итәчәгебез турында гына әйтә алдым.
Ә без, редакция хезмәткәрләре, подписка барышында килгән квитанция күчермәләрен теркәгәндә кайсы төбәктә яшәүчеләрнең актив, кайсы төбәктә яшәүчеләрнең подписка кампаниясенә карата сүлпән булуы турында фикер алышабыз. Кансөяр ягыннан, чынлап та, агымдагы яртыеллык өчен язылган бер генә абунәчедән дә квитанция күчермәсе килмәгән...
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Читайте нас: