Балтач таңнары
+19 °С
Облачно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Матбугат-2019
8 Июня 2018, 13:49
Иске Балтач кызы, уку алдынгысы Алия Борханова „Әллүки” журналына язылып бүләкле булды
Сайтыбызда һәм „Балтач таңнары” гәзитендә белдерүебезчә, „Әллүки” республика балалар журналы редакциясе алдагы яртыеллыкка язылган нәни укучылары арасында конкурс игълан иткән иде.
Сайтыбызда һәм „Балтач таңнары” гәзитендә белдерүебезчә, „Әллүки” республика балалар журналы редакциясе алдагы яртыеллыкка язылган нәни укучылары арасында конкурс игълан иткән иде.
Аның шарты да гади: почта элемтә бүлекчәсенә барып журналга подписка рәсмиләштерергә һәм квитанция күчермәсен редакциягә юлларга.
Шушы көннәрдә конкурска йомгак ясалды һәм җиңүчеләр билгеләнде. Алар арасында 1 санлы Иске Балтач урта мәктәбенең 1 „а” сыйныфын тәмамлаган кыз Алия Борханова да бар. Бүген журнал хезмәткәрләре районга килеп Алия Булат кызына истәлекле бүләк тапшырдылар. Кыз бөек язучыбыз Г. Тукай әсәрләре татар, рус һәм инглиз телләрендә тупланган китап һәм аның электрон вариантын, фотосурәт урнаштырыр өчен рамканы редакция хезмәткәре Юлия Төхбәтуллина кулыннан кабул итте.
Алия Борханованың укытучысы Алсу Шәймөхәмәтова белдерүенчә, Алия бик тыныч, акыллы, сабыр, кыз, укуда гел „бишле” билгеләренә генә өлгәшә. Җырлый, сурәтләр төшерә. Аның иҗат эшләре „Әллүки” журналы битләрендә дөнья да күрде.
—Мин бу бүләкләргә бик шат. Иртәгә үк сыйныфташларыма аларны күрсәтәчәкмен һәм барысын да журналга язылырга өндәячәкмен, — ди көндезге лагерьга йөрүче Алия.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши