Балтач таңнары
+24 °С
Облачно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Матбугат-2019
25 Апреля 2018, 08:17
“Әллүки”ле дә, велосипедлы да бул!
Кызлар һәм малайлар! 1 апрельдән почтада “Әллүки”гә язылу башланды. Шул уңайдан журнал үзенең дусларына шәп сюрприз әзерләде.
Кызлар һәм малайлар! 1 апрельдән почтада “Әллүки”гә язылу башланды. Шул уңайдан журнал үзенең дусларына шәп сюрприз әзерләде.
Почтага барып, киләсе ярты елга журналга язылган балалар бик шәп бүләкләр отачак! Беренче урынга – велосипед, икенче урынга – смарт-сәгать, өченче урынга футбол тубы булачак. Моннан тыш, дәртләндерү бүләкләре дә күп!
Конкурсның шартлары гади: Почтада 2018 елның икенче яртысына журналга язылырга. ( Язылу хакы – 312 сум 30 тиен).
Квитанциянең копиясен редакциягә түбәндәге адрес буенча җибәрергә – 450079 г. Уфа, ул. 50 лет Октября, 13, 6 этаж.
Квитанцияне безнең электрон почтага да юлларга мөмкин –
alluki@yandex.ru
Хатта исем-фамилиягезне, яшегезне, тулы адресыгызны язарга онытмагыз.
Бәйләнеш өчен телефоннар: 8(347) 272 62 19, 272 98 04.
Конкурс 31нче майга кадәр дәвам итә. Җиңүчеләргә бүләкләрне 1 июньдә – Халыкара балалар көнендә тапшырачакбыз. Ашыгыгыз, дуслар!
Балтач районында яшәүче абунәчеләр квитанция күчермәләрен “Балтач таңнары” гәзите редакциясенә (Иске Балтач авылы, Комсомол урамы, 2 санлы йорт, 2нче кат) китерә яки
xaidabt@mail.ru
электрон адресына сала алалар. Бәйләнеш өчен телефон: 2-11-54.
Сылтама:
https://vk.com/alluki
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши