Балтач таңнары
+14 °С
Болытлы
Яндекс-Дзен
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Барлык яңалыклар
Матбугат-2019
16 гыйнвар 2018, 16:44
„Балтач таңнары”на язылган абунәчеләр арасында үткән „Бәхетле авто” уены бәхетле автосөючеләрне ачыклады
Агымдагы ярты елга һәм елга „Балтач таңнары” гәзитенә язылган абунәчеләр арасында игълан ителгән „Бәхетле авто” лотереясе күп автоһәвәскәр катнашлыгында үтте.
Агымдагы ярты елга һәм елга „Балтач таңнары” гәзитенә язылган абунәчеләр арасында игълан ителгән „Бәхетле авто” лотереясе күп автоһәвәскәр катнашлыгында үтте.
Төрле авыллардан җыелган биш кешегә бәхет елмайды — алар машина кирәк-яраклары отты.
Матбугат басмаларына язылу кампаниясе башланган чордан алып әлеге көнгә кадәр редакциягә төрле авылдан 239 квитанция күчермәсе китерелде. Шулар арасыннан 111 автосөюче „Бәхетле авто” лотереясендә катнашу хокукы биргән махсус наклейка алды. Лотерея уйнатыласы көнне район мәдәният сарае янындагы мәйданга шуларның 92се җыелды. Мәйданда һәр автосөюче абунәчегә номер таратылды һәм шул номерларның тартмага бөкләп салынган икенче вариантларын очраклы рәвештә тартып чыгару юлы белән бәхетле авто ияләре ачыкланды.
Балтач информация үзәге директоры Рөстәм Вәлиев җыелган гәзит укучыларны сәламләп, редакция игълан иткән чараларда актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерде. Матбугат эшендәге яңалыклар белән таныштырды, үткәрелгән уеннарның шартларына тукталды. Абунәчеләр дә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде.
Алдан вәгъдә ителгәнчә, лотерея уены барышында биш бүләк — машина кирәк-ярагы уйнатылды.
Ә хәзер бу сезонның „Бәхетле авто” уены билгеләгән бәхетле автосөючеләрне игълан итик. Алар — Иштирәк авылыннан Рәшит Мусин. Ул автокомпрессор отты. Түбән Сикияз авылыннан Зимфира Хәсәнова авария комплекты иясе булды. Иске Балтачтан Альбина Галиева, Рушан Шакиров (үзе чарада катнаша алмау сәбәпле, бүләген иптәше Светлана Шакирова кабул итеп алды), Түбән Иванайдан Михаил Давлетшин өр-яңа автокомпрессорлы булдылар.
—Ел саен гәзиткә язылабыз, уеннарда катнашабыз. Ешрак оештырылсын мондый чаралар! — дип таралышты абунәчеләр.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель , 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль , 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль , 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши