„Бәхетле авто” лотереясе 16нчы гыйнвар көнне, 11.00 сәгатьтә, район мәдәният сараеның Комсомол урамы ягындагы мәйданында үтәчәк.
„Балтач таңнары” гәзитенә 2018 елга һәм аның беренче яртысына язылган автоһәвәскәр абүнәчеләр арасында „Бәхетле авто” лотереясен Яңа елның беренче аенда, озайлы каникуллардан соң уйнатырга карар иттек. Чара 16нчы гыйнвар көнне, 11.00 сәгатьтә, район мәдәният сараеның Комсомол урамы ягындагы мәйданында үтәчәк.
Редакциядән бирелгән наклейканы бу көнне автомобилегезнең арткы пыяласына ябыштырып килергә онытмагыз, дуслар!
(Фотолар редакция архивыннан).