Барлык яңалыклар
Матбугат-2019
20 декабрь 2017, 17:02

„Балтач таңнары” гәзитенә язылган янә өч кеше бүләкле булды

Алдагы елга һәм яртыеллыкка вакытлы матбугат басмаларына язылган абунәчеләр арасында “Атна саен — бүләк!” акциясе дәвам итә.

Алдагы елга һәм яртыеллыкка вакытлы матбугат басмаларына язылган абунәчеләр арасында “Атна саен — бүләк!” акциясе дәвам итә.
Бүгенге көнгә 202 абунәче редакциягә квитанцияләрен тапшырды. Шулар арасыннан 40 кеше (!) “Балтач таңнары” гәзитенә еллык подписка рәсмиләштергән. Октябрь аеннан башлап 25 абунәче бүләк отты (шул исәптән, 5 кеше еллыкка язылган).
Бүләк откан абунәчеләр яшәгән авылларга килгәндә, география киң. Иске, Яңа Балтач, Көмьязы, Тучыбай, Түбән Иванай, Тутагач, Бигелде, Штәнде, Иске Яхшый, Иске Янбай, Югары Карыш авылларына юлланды истәлекле бүләкләр.
Бүген уенның чираттагы тиражы үтте һәм янә өч укучыбыз бүләкле булды. Иске Яхшый авылыннан Ильшат Сафин (салат савытлары җыелмасы), Иске Балтачтан Максим Мухин (чәйнек) һәм шул ук авылдан Гүзәлия Кәримова чәй савытлары җыелмасы отты. Абунәчебез Максим Мухин “Балтач таңнары” гәзитенә еллык подписка рәсмиләштергән.
Бүләк откан абунәчеләребезне редакциядә көтеп калабыз.
Акция дәвам итә.
Алдагы көннәрдә янә бер кызыклы чарада — автосөюче абунәчеләр арасында „Бәхетле авто” уенында да очрашырбыз.
Читайте нас: