Барлык яңалыклар
Матбугат-2019
17 октябрь 2017, 12:47

„Балтач таңнары”на электрон подписка рәсмиләштерү катлаулы түгел

"Балтач таңнары” гәзитенең электрон версиясен алдырырга теләүчеләр саны арта бара. Андый абунәчеләребез әлегә күп түгел. 2017 елның беренче яртысында гәзитебезгә 6 кеше электрон подписка рәсмиләштергән булган. Әлеге вакытта 22 йортта урындагы матбугат хезмәте аша район яңалыклары белән электрон форматта танышалар.

"Балтач таңнары” гәзитенең электрон версиясен алдырырга теләүчеләр саны арта бара. Андый абунәчеләребез әлегә күп түгел. 2017 елның беренче яртысында гәзитебезгә 6 кеше электрон подписка рәсмиләштергән булган. Әлеге вакытта 22 йортта район яңалыклары белән, урындагы матбугат күрсәткән хезмәтнең, электрон форматында танышалар.
Өендә компьютеры булган һәркем гәзит-журналларга электрон подписка рәсмиләштерә ала. Бу әлләни катлаулы процесс түгел. Моның өчен беренче чиратта rbsmi.ru порталында теркәлергә кирәк. Арытабан „Газеты и журналы” бүлеген ачабыз һәм анда кереп кирәкле басманы сайлыйбыз.(Безнең мисалда „Балтач таңнары”. „Газеты и журналы” бүлеген ачтыгыз исә, бу биттә алфавит күрерсез. „Б” хәрефенә баскач яңа бит ачылыр һәм исемлектә „Балтач таңнары”н табарсыз). Аннары подписка версиясен сайлыйбыз. Безнең очракта электрон подписка. „Версия подписки” дигән бүлектә „түгәрәк” эченә басып алып „Электрон” версияне активлаштырабыз. Аннары— „Перейти в корзину”. Башка гәзит-журналларга да язылсагыз, „Продолжить покупки” дигән сылтамага күчәсез. Юк икән, „Балтач таңнары” гәзитенә язылу белән эшне дәвам итәбез. Заказ рәсмиләштерәсе генә калды. Монысы эшләнгәч банк картасы аша акча күчерү таләп ителә. Электрон подписканың яртыеллык бәясе 600 сум. Ә бер елга язылу 1021 суга төшә.
Матбугат басмаларына электрон подписка рәсмииләштерү, күренүенчә, күпкә арзан. Гәзитне кайчан почта тартмасына китереп салырлар икән, дип көтеп утырасы юк. Гәзит чыгу белән абунәченең электрон адресына җибәрелә. Тик бер ягы бар. Электрон гәзитнең күчермәсен алып булмый.
Язылу тәртибен игътибарыгызга фотолар аша да җиткерәбез:

Читайте нас: