Барлык яңалыклар
Матбугат-2019
14 июль 2017, 16:58

Биш абүнәчебезне „Бәхетле авто” уены тагын да бәхетле итте!

Агымдагы яртыеллыкка „Балтач таңнары” гәзитенә язылган, һәвәскәр водитель абүнәчеләребезгә вәгъдә иткән „Бәхетле авто” уены бүген, 14 июль көнне, Иске Балтач авылында, район мәдәният сарае каршындагы үзәк мәйданда үтте.

Бу юлы 235 абүнәчебез квитанция күчермәләрен редакциягә китергән, шулар арасыннан „Бәхетле авто” уенында катнашырга теләк белдергән 70тән артык һәвәскәр водитель абүнәчебезгә махсус наклейкалар таратылган иде. Бүләкләр уйнатылган көнне шуларның 22се чарада катнашты.
Билгеләнгән сәгатькә җиңел автомашиналары пыяласына наклейкалар ябыштырылган дусларыбызны күреп бик сөендек. Кызу эш чорында вакыт табып авыллардан килеп җыелган абүнәчеләребезгә басмабызның баш мөхәррире (информация үзәге директоры) Рөстәм Вәлиев рәхмәт белдерде.
Бәхет бу юлы биш тугры дустыбызга елмайды.
Иске Балтач авылыннан Лариса Карамова, Шәйхимансур Шакиров, Мөкатдис Ризванов, Лилия Карамова, Фәнгыя Исхакова автомашина кирәк-яракларына ия булдылар.
Аларны ихлас котлыйбыз һәм алдагы елларда да басмабыз белән бергә калуларын телибез.
Читайте нас: