Барлык яңалыклар
Матбугат-2019
14 июль 2017, 11:22

„Балтач таңнары”ның „Атна саен — бүләк!” акциясе тәмам

2017 елга һәм агымдагы яртыеллыкка „Балтач таңнары” гәзитенә язылган абүнәчеләребез арасында игълан ителгән „Анта саен—бүләк” лотереясенең соңгы тиражы кичә үтте.

2017 елга һәм агымдагы яртыеллыкка „Балтач таңнары” гәзитенә язылган абүнәчеләребез арасында игълан ителгән „Анта саен—бүләк” лотереясенең соңгы тиражы кичә үтте.
Бу юлы бәхет өч укчыбызга елмайды. Штәнде авылыннан Фәгыйть Вәлинуров — салат савытлары (контейнер), Чишмәдән Ленария Хөрмәтуллина һәм Көмьязы авылыннан Рәисә Ханова бүләк ияләре.
Штәнде авылыннан Фәгыйть Вәлинуровның бүләген редакциядән улы Илһам килеп алды.
—Әтиемнең хезмәт стажы гына да 45 ел белән исәпләнә, — ди Илһам Фәгыйть улы, әтисе белән чиксез горурланып. — 21 июнь көнне генә әтигә 78 яшь тулды. Шул уңайдан матур бүләк дип кабул итәм бу бәхетле очракны...
Фәгыйть абыйны без дә гомеренең истәлекле мизгеле һәм акция барышында үз өлешенә төшкән бүләге белән котлыйбыз. Алдагы елларда тагын да зуррак бүләкләр отып, шатланып яшәргә язсын сезгә, дибез! Гәзит белән бергә калыгыз, сәламәт булыгыз, Фәгыйть абый!
Читайте нас: