Бүген „Балтач таңнары” гәзите редакциясендә абунәчеләребез арасында „Атна саен бүләк” лотереясенең бишенче тиражы үтте. Бу юлы бәхет Чишмә авылыннан Шәйхинур Дәүләтовка, Тушкырдан Зөләйха Хәйруллинага, Югары Карыштан Рәшит Харисовка һәм Борай районы Иске Мостафа авылында яшәп, гәзитебезне алдыручы Р. Гыймалетдиновага елмайды.
Язылу кампаниясе дәвам итә. „Балтач таңнары” гәзитенә язылу 907 сум 26 тиенгә төшә. Күрүегезчә, язылганнарның бүләк оту мөмкинлеге бар. Шулай ук 398 сум 46 тиенгә „Йәнтөйәк” гәзитенә язылу мөмкинлеген дә кулдан ычкындырмагыз!