

Дүрт дистә елдан артык гомер буена кечкенәләрне язарга, укырга өйрәткән Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Клара Фәйзулла кызы Сәитова моңа үз тәҗрибәсендә инанган. Вакытында дөрес сукмак сайлавына шөкер итәрлек. Остазларыдай кабул иткән хезмәттәшләре, бай тәҗрибәсе бу хакыйкатьләрнең дөрес булуын раслый килә. Кечкенәләр дөньсын аңлап эшләүче мөгаллимәләр балаларны тормыш сукмагыннан әйдәүче дә бит әле. Клара Фәйзулла кызы укучыларында үзаллылык тәрбияләүне сызык өстенә куя. Тормыш баскычыннан атлаганда җитәкләп түгел, ә янәшә баручы ышанычлы юлдаш булуны хуп күрә. Күп сорауларга җавапны балачакта эзләү дөрестер...
Клара күп балалы гаиләдә Иске Балтач авылында үсә. Бар булмышын кызы һәм улларына багышлаган әнисе Венера Фәйзелгаян кызы, өч сабыйны бертигез күреп, алар өчен җанын фида кылырга әзер үги әтисе Риф Xәмәйҗәр улы тәрбиясе аякка басканда ныклы нигез була. Һәр баланың рухи мохитен үстерергә омтылган зур әнисе Тәнзилә Гыйльмулла кызы тәрбиягә, рус теле белән бергә татар телен камил белүгә игътибарын юнәлтә. Кичләрен оныкларына әкиятләр укып, күп очракта аны үзе уйлап чыгарып сөйли. Шул әкиятләрне сөйләгәндә оныклары нәфис фильм карагандай вакыйгаларны күз алдына китерә, үзләре дә төрле борылышлар өстәп җибәрә. Газизләре иҗади үссен өчен зур әниләре вакытын да, көчен дә жәлләми. Кечкенәдән татарча яхшы белсеннәр өчен төрле китаплар укый, рус телендә вакыйгалар турында сөйли. Нәтиҗәдә ике телне дә оныклары камил белеп үсә. Якыннарының күңел чолганышында үскән кыз бөтен җирдә шундый мохит булырга тиеш дип кабул итә...
Башлангыч сыйныфларда белем биргән таләпчән, җитди Зөләйха Каләм кызы үз максатларын тормышка ашыручы укытучы буларак хәтерендә кала. Урта һәм югары сыйныфларда укыткан Анастасия Константиновна Терёхина, Рәйнә Гатуф кызы Мазһарова, Фәтхи Фәтхи улы Шәриповларны кыз мөгаллим үрнәге итеп кабул итә. Аларга карап киләчәктә укытучы булу хыялы барлыкка килә. Мәктәпне тәмамлау белән Бөре дәүләт педагогия институтының "Рус теле һәм әдәбияты" факультетына укырга керә. Гомум торакта үзаллы яшәү, китапханәләрдә укудан тәм табып яңалыклар ачу белән үткән биш ел артта кала. Кыз югары уку йортында алган белемен гамәлдә кулланырга омтыла. Туган районына эшкә юнәлтәләр кичәге студентны. Ул район үзәгенә якын Көмьязы сигезьеллык мәктәбендә хезмәт юлын башлый. Җәяү көн саен йөреп укучыларга рус теле һәм әдәбияты, янә инглиз теле буенча дәресләр биргән чоры якты истәлекләрдә саклана.
Комсомол район комитетына яшь белгечне эшкә чакыралар. Клара Фәйзулла кызы "Мәктәпләр төркеме буенча комсорг" вазифасында уңышлы эшли башлый. Район күләмендә күп санлы чаралар үткәрү, комсомол тормышына актив яшьләрне җәлеп итү эзсез калмый. Тырыш белгеч Клара Фәйзулла кызын "Мәктәп бүлеге" мөдире итеп үрләтәләр.
Эштә камилләшү, яңа үрләр яулау. Ә яшьлекнең үз кануннары бар. Нәфис Сәитов Куйбышев исемендәге колхозга район үзәгеннән барып ветеринария врачы булып эшләп йөри. Ул кызга тәкъдим ясый. Яшьләр гаилә башлыгының зур әнисе йортында яши башлыйлар. Үзаллы тормышта сынатмаска тырыша яшь килен. Беренче балалары Әлфия дөньяга килә. Ә 1991нче елда Иске Балтач урта мәктәбенә Клара Сәитова башлангыч сыйныфларда укыта башлый. Район үзәгендә бердәнбер мәктәп, укытучылар саны күп. Мәктәп җитәкчелеге бераздан югары сыйныф укучыларына белем бирергә мөмкин булыр, дип ышандыра. Башлангыч сыйныф укытучылары Зинфира Шәрипова, Зоя Әмирҗанова, Венария Әхкамова, Зилә Усманова, Флидә Галиева, Роза Гәрәева, Ленария Садрыевадан һөнәри яктан үсәр өчен ярдәм тоя.
Сәитовларның уллары Вадим туа.
Укытучы өчен иң элек балаларны ярату мөһим. Аларның самимилеге, ихласлыгын күреп яхшырак булырга омтыла. Дәресләр аша балалар мәктәпне үз итә. Балалар арыган очракта физкультура минутлары, төрле уеннарны кулланырга өйрәнә белгеч. Әмма кечкенәләрне язарга, укырга өйрәтү белән беррәттән, тормышта үзаллы адым ясарга, җаваплылык тоярга, акны карадан аерырга өйрәтү укытучыны мавыктыра. Эшли башлаганда башкаладан комиссия әгъзалары килә. Аның рәисе, БИРО методисты, милли мәктәпләрдә рус теле дәреслеге авторы Мөслимә Төхвәт кызы Сәлихова: "Клара Сәитова, башлангыч сыйныф укучылары белән эшләү —Сезнең булмышыгыз. Югары сыйныфларда укытырга күчмәскә чакырам. Сезнең эшегез биредә нәтиҗәле була",—дип яшь белгечтә дөрес юл сайлавын олы тәҗрибәгә ия белгеч дәлилли.
Балаларга белем бирү мавыктыргыч булсын өчен алдынгы алымнарны куллана. Укучы белем бирүдә инновацияле технологияләр куллана. Балалар яңалык ачарга омтылсыннар өчен алшартлар булдыра. Кечкенә чактан тәнкыйтьле фикер йөртргә чакыра. Шулай ук уртак эш башкаруны тоеп арадашчы, элемтәдә булып максатка омтылу технологияләрен куллана. Ышанычны акларга өйрәтә . Клара Фәйзулла кызы укучы анализ ясарга, теге яки бу сорауга җавапны эзләргә, табарга омтылуы киләчәктә көрчекле хәлләргә калмаска ярдәм итәренә ышанып эшли. Бала өчен хөрмәткә ия шәхес булу укытучыдан шөрләмәскә, ә аның югары бәһасына лаек булырга омтылырга этәргеч бирә. Заман таләбе— компьютер технологияләре тәкъдир итүләрен теләп куллана белгеч. Башлангыч сыйныфларда бер көндә гуманитар, төгәл, иҗади юнәлешләрдә дәрес бирү мөгаллимә өчен эзләнергә, яңалык ачарга кыска юл. Артистлардай укырга, рәссамнәрдәй төшерергә, җырларга, яхшы исәпләргә өйрәтү өчен осталык кирәк. Балалар белән бергә эзләнү эшләрен башкаралар. Ел да укучылар "Кече фәннәр академиясе" конкурсының район этабында җиңүе яхшы күрсәткеч. Эзләнү эшләре буенча "Совёнок-24" бөтенрусия конкурсында Рияна Әхтәриева Балтач районының мәдәни урыннарын төзеп, Гран-прига лаек булды. Алим Маликов район конкурсында "Буыннар элемтәсе" темасы белән беренче урынны алды. Клара Сәитова "Мин—укытучы" регионара иҗади конкурста катнашып диплом белән бүләкләнә.
Клара Фәйзулла кызының дүрт дистә елдан артык эшләп алган тәҗрибәсе югары бәһа ала. Мәктәп җитәкчелеге, район Xакимияте, мәгариф бүлеге, мәдәният бүлеге, Почёт грамоталары, Рәхмәт хатлары белән билгеләнә. Укытучы "Башкортстан Республикасы мәгариф отличнигы" күкрәк билгесе белән бүләкләнә. Клара Сәитовага былтыр Русия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Почёт грамотасы тапшырылды.
Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Клара Фәйзулла кызы һөнәр сайлаганда ялгышмавына, бу коллективта эшләвенә сөенә. Кечкенә булуларына карамастан, олы йөрәкле дуслары итеп тоя ул укучыларын. Димәк, күңел халәтендә үк гадел мөгаллимә булу сыйфаты салынган.