

Анновка авылы халкы берсен-берсе хөрмәт итеп, якын күреп яшәве табигый. Канатларын чыныктыргач оядан чыккан кошлардай матур авылдан күпләр төрле якка тарала. Алтынчы бала мәктәпне уңышлы тәмамлагач Бөредә фармацевт һөнәренә укый. Нигә тотынса да эшне төгәлләп өйрәнә, нәтиҗәсе уңай тәмамланырга тиеш. Дипломлы һөнәр иясе булгач Ританың авылдан китәсе килми. Әнисенә якын торса булыша ала. Әмма тормышта уйлаганча гына килеп чыкмый. Якын-тирә авылда фармацевтка эш булмаганга хезмәт "биржасына" килеп исәпкә баса. Олы яшьтәге ун әби, бер бабайны социаль эшче буларак хезмәтләндерә. Бераздан Рита Мәүли кызын Түбән Карыш гомум белем бирү мәктәбенә бала карау буенча ялдагы кеше урынына эшләп торырга чакыралар. Укучыларга немец теле дәресләрен алып бара. Яшьлекнең үз кануннары. Югары Карыш авылыннан Финат Кәшфуллин кызга гашыйк булуын белгертә. Гөрләтеп туйлар үткәреп гаилә егетнең әти-әниләре белән бергә яши. Финат Әкрам улы техника буенча белгеч булып көч сала. Рита Мәүли кызына Чуртанлыкүлдә башлангыч сыйныфларда укытырга тәкъдим итәләр. Биредә бергә эшләгән Мәрьям Кави кызы Рафикова, Зинфира Xәтмулла кызы Xәмидуллинаны тик җылы сүзләр белән искә ала. Xезмәттәшләре эшен хуплап үзенә укытучы буларак канат куялар. Башка чыгып Чуртанлыкүлдә яшьләр яши башлыйлар. Ярдәмчел Тәнзилә Тимергалиева күршеләрен әле дә рәхмәт сүзләре белән искә ала әңгәмәдәшем.Кәшфуллиннарның тормышына матур мәгънә биреп, кызлары Алсу туа. Яшьләр Югары Карыш авылында йорт төзи башлыйлар. Мәктәп директоры Фәнис Шәймөхәмәтов юлда очрагач яшь укытучыга Югары Карыш урта мәктәбендә эшләргә тәкъдим итә.. Татар теле буенча лаеклы ялга туктаган остаз укытучы Асия Xаҗимуллина урынына. Әлегечә югары дәрәҗәдә укытырга тиешлеген аңлау җаваплылык өсти. Булган форсаттан файдаланып тәвәккәлли укытучы. Сыйныф җитәкчесе буларак, 21 укучыны олы тормыш юлына чыгара. Беренче елда ук укучысы татар теле һөм әдәбияты буенча республика олимпиадасында призёр булып таныла. Белгеч буларак Рита Мәүли кызы белемен камилләштерергә кирәклеген таный.Читтән торып Акмулла исемендәге Уфа педагогия институтына укырга керә. Өч яшьлек сабыен әнисе янында калдырып, елына ике тапкыр сессияләргә бару ансат түгел. Авыл җирендә хуҗалык тоту, эштә алгы сафта булу Рита Мәүли кызы иңнәренә төшә. Өй төзү бер минутка тукталып тормый, өлгер генә. Гаилә башлыгы киләчәкне хәстәрләп Себер тарафларында вахта ысулы белән эшләргә тотына. Тынгысыз эшләр тормыш иптәшенең сәламәтлегенә кире йогынты ясый. Чирләп Финат Әкрам улы тиз вакыт эчендә якты дөньяны калдыра. Мохтаҗ чагында коллектив ярдәмен тоя. Авырлыкларны җиңеп алга атларга кирәк. Директорның тәрбия буенча урынбасары Рәзилә Флүр кызы Шайбәкова бераздан:”Кайгыга бирешеп елап бикләнмә, кешене эш кеше итә”,—дип укытучыга конкурста катнашырга үгетли. 2009нчы елда „Иң шәп сыйныф җитәкчесе“ район конкурсында Рита Кәшфуллина беренче урынны ала. Үзе генә түгел, ә укучылары да елның елында район олимпиадаларында алдынгы урыннар ала. 2012нче елда дистанцион форматта эшләрне халыкара олимпиадага җибәреп, укучысы Айдар Гомәров финалга чыга һәм нәтиҗәдә өченче урынга лаек була. Икенче укучысы Гүзәл Сәргалиева республика олимпиадасында 2нче урынга лаек була. 2013нче елда районда „Ел укытучысы“республика конкурсында „Халык традицияләрен саклау” номинациясе буенча җиңү яулый. 2014нче елда Рита Мәүли кызына мәктәп директоры вазифасында эшләргә тәкъдим була. Тик кире кагарга форсаты чыкмый, яңа вазифада эшне башлый. Җитәкче буларак эшне оештырганда уңай үзгәрешләр тормышка аша. Мәктәптә капиталь һәм кече ремонтлар ясала, спортзал эшләнә, беренче катта ут системасы алыштырыла. “Үсеш ноктасы” милли проекты буенча биология, химия кабинеты булдырыла, электрон микроскоп, физика кабинетына — җиһазлар, роботехника юнәлеше буенча әйберләр алына. “ЦОС”("Мәгариф" милли проекты буенча) 30 ноутбук— укучыларга, 9 ноутбук мөгаллимнәргә алына. Бу укучыларда фәннәргә кызыксыну уята. "Беренчеләр хәрәкәте" проекты буенча җиһазлар алына. Проект буенча акча алу бер хәл, тиешенчә отчётлар бирелә. Түбән Карыш мәктәбенең бинасында капиталь ремонт ясап “Демография” программасы буенча “Смешарики” балалар бакчасы ачыла. Авыл мәктәпләре арасында беренчеләрдән булып бина эчендә җылы бәдрәф булдырыла. Өч автобус, ике “Газель” машинасы мәктәптә яңартыла. Ә 2016нчы елда Рита Кәшфуллина “Ел укытучысы” республика конкурсында финалга чыгып, нәтиҗәдә икенче урынга лаек була. Тынгысыз эше район, мәгариф бүлеге Почёт грамоталары белән билгеләнә. 2025нче елда Рита Мәүли кызына "Башкортстан Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре" Мактаулы исеме бирелә. Югары Карыш урта мәктәбендә бер-берсенә иңен куярга әзер булып эшләгән хезмәттәшләрен билгели җитәкче. "Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлнара Мифтахова, укыту эшләре буенча директор урынбасары Рәмилә Мәвлүтова, директор киңәшчесе , туклану буенча җаваплы, китапханәче Филия Xаҗимуллина, лаборант Фәнүс Җиһангиров, биналарны карау буенча эшче Вадим Xәбиров, саклау хезмәткәре Кәбир Ишбулдин, водительләр Рәис Йосыпов, Назыйф Xәмәтов, Рәлиф Шәмсетдинов (кызганычка каршы, хәзер мәрхүм) эштә ышанычлы таянычым булдылар. Коллективта сүзне тыңлап, кире какмый эшләүләре өчен рәхмәтлемен",—дип ассызыклады.
Тормыш үзгәрешсез бармый. Гаилә белән район үзәгенә күченгәннәр. Олы шатлыгы —кызы Алсу, оныклары Самирә һәм Аслан гомеренә илаһи мәгънә өсти. Газиз әнисе Фәгыйлә Солтангата кызы, абыйсы Илдар өчен җаваплылык тоеп, бергә күченләр. Тәҗрибәле Рита Мәүли кызына Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә директор вазифасында үзен сынарга тәкъдим иткәннәр. Яңа зур коллективта уңышлы эшләргә язсын.
Тормыш иптәше Кәбир Ишбулдин белән авырлыкларны җиңеп, максат алып яшәүне алга алганнар. Кыю һәм булдыклылар сайлавы нәтиҗәлебула ул.