Мәгариф
27 Августа , 09:00

Мин сезне яратырга килдем!

Хезмәттәшләре әйтүе буенча, Фәйрүзә Хафиз кызының  беренче дәресе нәкъ шундый сүзләрдән башланган. Яшь укытучы мәгариф дөньясының ишекләрен киң ачып алга атлый.Ул мизгелдән соң 44 ел гомере мәктәп стеналары артында узган.

Добавить в предпочтительные источники Google

Тормыш сәхнәсендә байтак кына рольләр башкарырга туры килә мөгаллимәгә.Тәвәккәллек  һәм  төгәллек яратуы аның  тумышыннан.  Андый сәләтләр табигатьтән бирелмәсә,катлаулы математика һәм физика фәннәрен укытып, укучыларның аңын, фикерләү сәләтен үстерүгә ирешеп тә булмый ул. Тырышлыгын, тирән белемен күреп, җитәкчелек  1985 елдан башлап Фәйрүзә Шәрифьяновага мәгариф хезмәтенең иң авыр, четерекле өлкәсендә эшләүне тапшыра.Балага төпле белем нигезләрен  бары тик беренче укытучылар бирә. Аларда тәҗрибә, үз-үзенә ышану көчле. Фәйрүзә Шәрифьянованың һәр дәресе укучы өчен кызыклы, фәһемле  һәм файдалы. Укытучы рус һәм татар телләрендә  иркен, шома, аңлаешлы сөйләшә. Аның табигатьтән  бирелгән сәләтләре бәхәссез.  Башлангыч классларны укытугакырык елдан артык хезмәт салган  Фәйрүзә Хафиз кызының үзенә сүз бирәбез: “Әйе, кешелек нинди генә  катлаулы,болгавыр дәверләрдә яшәсә дә, дөнья – матур. Бу фикерне җиде яшьлек сабыйлардан башлап аларның ата-аналарына кадәр җиткерергә  тырышу җиңелдән түгел. Яшь буын вәкилләрен тәрбияләү, аларга  бөтен  белемеңне, көчеңне бирү өчен йокысыз  төннәреңне үткәрергә  алынгансың  икән,аларны рухи яктан үстерү дә –  синең бурыч.  Белем дәрәҗәсенең камиллегенә  ирешүдә  бервакытта да гомүм  стандарт  булмады. Балалар сәләтләре, үсешләре, холыклары буенча төрле булсаларда,  тәрбия принциплары бер үк”. Бу хакта фикер алышканда Фәйрүзә Хафиз кызы һәрвакытта, һәр тарафта  шушы  акциоманы кабатлый: бер нәрсә бәхәссез кала – беренче чиратта балаларны  яратырга кирәк. “Без,олылар, балаларның тормышы өчен җаваплылыкны онытмасак иде.  Тәрбия һәрвакыт өзлексез процесс буларак алдан бара, аннан соң гына – белем бирү. Балаларыбызны ишетергә өйрәник. Күбебезгә кирәк киңәш бу”, –  ди укытучы.
 Фәйрүзә Хафиз кызы укытучының  җәмгыятьтә ролен  күтәрү өстендә эшләү бик мөһим икәнен аңлый. Ата-аналар белән тыгыз  элемтә – барлык уңышларның  нигезе. Гаиләләр белән, тәрбиягә авыр бирелүчән, катлаулы тормыш хәлендә калган балалар белән эшләүне көнүзәк мәсьәлә итеп карый укытучы.Даими рәвештә ата-аналар алдында  ачык дәресләрен үткәрә. Оста оештыручы буларак, ата-аналар белән теләп  әңгәмәләшә, аларны үз артыннан әйди мөгаллимә. Ата-аналар комитеты әгъзалары тарафыннан  бирелгән  гомүм җәмгыяви бәһаламада  Фәйрүзә Хафиз кызының ифрат талантлы укытучы булуын, тәрбияви эшендә барлык балаларга да  вакыт табуын, игътибарлы, итәгатьле булуын  ассызыклап үткәннәр. Хәзер үзләре  ата-аналар булган укучылары исә:“Безнең беренче укытучыбыз бүгендә балаларыбызга кешелеклелек үрнәге булып кала!”- дип язганнар.
Фәйрүзә Хафиз кызының хезмәт алымнары күпләргә үрнәк.  Шушы мөкатдәс эштә зур уңышларга ирешкән икән, беренче чиратта ул озак еллар бергә эшләгән коллегаларына, остазларына бурычлы.Садриева Линария Хакимовна,АмирзяноваЗоя Магасумовна, Хайруллина Лилия Масгутовна, Гарейшина Роза Нагимовна, Галиева Флида Факаевна, Усманова Зиля Ракиповна, Ахкамова Винария Нурихановна, Вахитова Земфира Ханифовна,Валиева Лилия  Биктимеровна, Саитова Клара Файзулловна мәктәп тарихында тирән эз калдырганмөгаллимәләр. Алар белән бергә  эшләгән елларда Фәйрүзә Хафиз кызы мәктәпнең  алыштыргысыз,  соклангыч  эшсөяр, кадерле кешесе булып балаларны тәрбияли.  Ходайдан бирелгән харизмасы  белән  җәмәгатчелекнең игътибар үзәгендә кала.Президентларны да, атаклы галимнәрне дә, космонавтларны да , дәүләт аппаратында эшләүчеләрнедә кайчандыр укытучы тәрбияләгән, төпле белем биргән бит.Фәйрүзә Шәрифьянованың укучылары арасында олы хөрмәткә ия шәхесләр бихисап. Алар үзләренең беренче укытучыларын онытмыйлар, бәйрәмнәрдә, туган көннәрендә  ихлас  күңелдән  тәбриклиләр.    Хезмәт ветераны  Роза Нәгыйм кызы Гәрәйшина: “Фәйрүзә укымышлы, акыллы, эрудицияле, үз-үзен тота, күрсәтәдә белә. Ул сабыр, тыныч холыклы.Балаларга тавыш күтәреп эндәшмәс,ләкин аларны тыңлатыр.  Шаккаткыч дәрәҗәдә тырышлык, уңганлык, стиль, зәвык,этикет бар аңарда”,  –  дип тасвирлады үзенең коллегасын. Укытучы Шәрифьянова 2000 елдан башлап башлангыч класслар методик берләшмәсенең җитәкчесе.

Тәҗрибәле укытучы бик күп теоретик материаллар авторы. “Башкортостанукытычысы”фәнни-педагогик  һәм методик  журналында Фәйрүзә Шәрифьянова берничә тапкыр  башлангыч классларда математика укыту тәҗрибәсе белән уртаклашты. Мондагы фикерләр чын мәгънәсендә  гыйльми ачышка тиң. Фәйрүзә Хафиз кызы галим-методист Л. В.Занковның “Өйрәтү һәм үстерү идеялары дидактик системасы”   турында район методик берләшмәсендә чыгыш ясап  яңа фикерләр җиткерде. Укуда өлгереш системасынхәзер яңа нигездә җиткерә.  Уңай динамика еллар дәвамында күзәтелә. Укучыларны үзешчән сәнгать сферасына җәлеп итә.  Фәндә һәрбер шәхестә җиде төрле сәләт барлыгы исбатланган. Димәк, ул күркәм сыйфатларны ача белү тәрбияче бурычы. Халык  вокал җәүһәрләрен  өйрәтүгә күп көч сала. Алар республика, региональ дәрәҗәдәге конкурсларда җиңеп кайталар. Бию түгәрәгенә йөрүчеләр күп. Сәнгатьтә уңышлар яулар өчен дә даимилек кирәк. Балалар иҗади үзәгенең ярдәме белән мәктәптә күп эшләнә.  Класс җитәкчесе һәр тарафтада  коллегалары белән берлектә  киңәшләшеп эшли. Нәтиҗәсе  берсүзсез яхшы.Бөтенроссия   дипломантлары Лиана  һәм Диана Галимзяноваларның “Тарихның тере тавышлары” конурсындадипломант булулары очраклы вакыйга гына түгел. Җиңүчеләрнең саны рәсем, вокал, музыкантлар исәбенә арта. Бөтенрусия  яшьләр  математика чемпионатында 4нче сыйныф укучысы  Аделина Сабирова төбәктә беренче урынны,  Юлия Зыятдинова икенче урынны  яуладылар.Республика этабында үткәрелгән Ю. А. Гагарин исемендәге  Кубок олимпиадасы Призеры Эллария Хасанова – укытучының горурлыгы. Мондый бәйгеләрдә җиңү укытучының  хезмәт биографиясе традицион  вакыйгаларга бай  икәненә дәлил.  Мәктәп директоры Азамат Муллый улы Магъзумов  үзенең  боерыклар кенәгәсендә Фәйрүзә Хафиз кызының фидакарь хезмәтен күп тапкырлар билгеләп үтә. Шәрифьянова Ф. Х. патриотик тәрбиягә ныклы игътибар  бирә. Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары белән очрашу кичәләре, “Ачык дәресләр”, бүгенге көндә Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы яугир егетләребез, аларның гаиләләре белән “Батырлык дәресләре” үткәрү даими игътибар үзәгендә. Олы буын вәкилләренең, илебез патриотларының  әйткән сүзләре яшьләр өчен үтемле. 

Фәйрүзә Хафиз кызының хезмәте, озак еллар уңышлы эшләверайон, республика,  Россия  күләмендә югары бәһаланды. Балтач район мәгариф бүлеге, район Хакимияте тарафыннан бирелгән мактау грамоталары, рәхмәт хатларының лаеклы дәвамы булып, һөнәрман укытучы 2009 елда – РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы Мактау грамотасы, 2011 елда – “РФ гомүми белем  бирү өлкәсенең мактаулы  хезмәткәре “,  2014 елның 1 июлендәге Башкортостан Президенты указы белән –  “ Башкортостанның  атказанган укытучысы”исемнәре белән бүләкләнде. 2015 елда исә Россия Федерациясенең иң яхшы укытучылары арасындагы конкурста жиңүче булып, акчалата премиягә лаек булды. Әйе, Фәйрүзә Шәрифьяновазаман таләпләренә  җавап бирерлек тәҗрибәле белгеч. Укырга, язарга өйрәтү генә аз, мөстәкыйль  фикер йөртерлек, уйларлык балалар тәрбияләүне көн тәртибенә куя һәм уңай нәтиҗәләргә ирешә.  Үзе заман технологияләрен  вакытында үзләштереп бара, коллегалары белән фикерләшә. Квалификация күтәрү курсларында белемен  даими арттыра. Берничә сертификаты бар.
–Замана үзгәрә, аңа ияреп миңа да үзгәрергә туры килә, – ди Фәйрүзә Хафиз кызы. – Дәвер белән бергә атлау мәҗбүри. Канәгатьлек хисе беркайчанда булганы юк. Ярый әле минем ышанычлы тылым бар. Кеше ялгызлыктатүгел,гаиләдә яшәргә дип яратылган. Иптәшем Шәрифьянов  Фидарис Нәзагат улы озак еллар милиция органнарында эшләп подполковник дәрәҗәсендә отставкага чыкты. Улыбыз Марсель  әтисе юлыннан китте. Россия Федерациясе Эчке Эшләр министрлыгының  Краснокама районы буенча   бүлек  начальнигы, полиция подполковнигы. Төгәллеге, максатчанлыгы , тәвәккәллеге белән холкы әтисенә ошаган. Безнең дәвамыбыз булып Марсельнең ике кызы үсә. Бик ипле балалар – безнең киләчәгебез, өметебез булып үсеп җиттеләр. Кызыбыз  Лариса Нефтекама шәһәрендә Росгвардиянең кадрлар хезмәте җитәкчесе, полиция өлкән лейтенанты. Үзебезгәәти-әниләребез биргән тәрбияне балаларыбызга да бирергә тырыштык. Тыңлаучан булып үсеп буй җиттеләр.Һәр эшне җиренә җиткереп башкарырга, алынган бурычны асылына төшеп, өйрәнеп, үтәргә өйрәнделәр. Бу сыйфатлары эшләрендә дә, тормышта да бик булыша.”
Гаилә ул-таяныч та, шатлык та, җаваплылыкта. Шәрифьяновлар гаиләсе районда үрнәклеләрнеңберсе.
2025 елда Балтач җирендә  мәгариф өлкәсендә бик мөһим, күренекле вакыйга булды. Россия Президенты В. В. Путинның  Указы белән шушы елның 30 маенда Башкортостан Республикасының  Балтач районы 2 нче санлы муниципаль урта мәктәбе укытучысы Шәрифьянова Фәйрүзә Хафиз кызына “Россия Федерациясенең  атказанган укытучысы” дигән мактаулы  исем бирелде.  Бу награда – гади, әмма бик кирәкле, көндәлек тырыш эше белән мактаулы укытучы һөнәренә мәдхия, аның мөһимлеген раслау билгесе, районда хөрмәтле шәхеснең хезмәт җимешләрен бәһалау.  Бу лаеклы исем мөхтәрәм укытучының бай тәҗрибәле, нәтиҗәле хезмәт юлына, яраткан эшендә фидакарьлегенә олы хөрмәт күрсәтү. Бу бүләк – аның нәселен дәвам итүче балаларга, оныкларга олы үрнәк, горурлык.
                  Хәнис Хаҗимов

Автор: