Мәгариф
27 Августа , 12:06

Кече яшьтән туган телгә сөю кирәк

Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилиана Акберова бу хакыйкатькә үз мисалында инанган укытучы.

Кече яшьтән туган телгә сөю кирәкКече яшьтән туган телгә сөю кирәк
Кече яшьтән туган телгә сөю кирәк

Шул максатны алга алып эшләү нәтиҗә бирә. Республика, регионара, халыкара конкурсларында катнашып укучылары җиңүләргә ирешүе табигый. Туган телне кече яшьтән өйрәнгән балалар белән эшләү күңелгә бал да май...

Лилиана һөнәр сайлаганда әнисе Светлана Рәхим кызының туганнары зур йогынты ясый. Роза, Рим, Марат Закировлар укытучылар династиясе. Алар көчле математика, физика белгечләре. Лилиана Бөре дәүләт педагогия институтына рус теле һәм әдәбияты белгечлеге буенча укырга керә.  Югары уку йортын тәмамлагач Иске Балтач урта мәктәбендә өлкән вожатый вазифасында хезмәт юлын башлый.  Икенче балалары туып, аны карау буенча ялдан чыккач татар теле дәресләрен укыта башлый. Флүр Фәйзелкави улы тормыш иптәше һөнәрендә камилләшсен өчен алшартлар булдыра. Лилиана Җәмил кызы Акмулла исемендәге Уфа педагогия институтында татар теле буенча белгечлеккә ия була. Район үзәгендә яңа мәктәп төзелгәч, Иске Балтач 2нче урта мәктәбенә эшен дәвам итә. Бу вакыт эчендә биш төркем укучыларны сыйныф җитәкчесе буларак, олы тормыш юлына озата. Сынауларда бирешмәслек шәхес булып формалашуларында да укытучы йогынтысы аеруча зур. Туган телгә мәхәббәт тәрбияләп укыта ул дәресләрне, иҗади үсешләре өчен алшартлар булдыра. Республика күләмендә татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларда катнашып 2025-2026нчы уку елында Элина Нәбиева призёр була. Янә кыз Казан шәһәрендә региональ олимпиадада призёр исеменә ия була. Аннан алдагы уку елларында Элиза Фәизханова, Айнур Глимҗанов, Алмаз  Рәхимҗанов олимпиадаларда уңышлы катнашалар. Стәрлетамак шәһәрендә үткән республика олимпиадасында 2017нче елда Балтач укучылар командасы җиңүгә ирешә. Уфа фән һәм технология университетында "Җанлы сүз" регионара иҗади конкурста Аскар Шакиров фәнни эзләнү эше белән җиңүгә ирешә. Биредә Элина Нәбиева "Драма әсәрләре" номинациясендә җиңә, ә Элина Әнвәрова "Шигырь" номинациясендә призлы урын яулый. Укучылары районда иҗади конкурсларда җиңәләр, "Тукай моңнары" республика конкурсында  уңышка ирешәләр. Узган уку елында дистанцион олимпиадада катнашкан сигез укучысы да финалга чыгу бәхетенә ия була. Авыр вакыт сынауларына сылтанып туган татар теле бетмәсен өчен шулай укытучылар үз өлешен кертәләр. 2021нче елдан "Умырзая" театры мәктәптә эшли башлый. (Театр ил реестрына кергән). Аны Лилиана Акберова җитәкли. Конкурсларда театр коллективы 1,2,3нче урыннарны алып, лауреат исеменә лаек булды. Заман мөмкинлекләре спектакльне видеога төшереп конкурсларда катнашу офыкларны киңәйтә.  "Арлекино-фест" конкурсында 2023нче елда Гөл Мирһадинең "Чишмә буендагы бәйрәм" әсәрен сәхнәләштереп I дәрәҗәле Дипломга лаек булалар. 2023нче елда Элина Нәбиеваның "Үтәлмәгән вәгъдә" спектакле мәгариф үсеше институты үткәргән конкурста  призёр булып таныла.  Ул шулай ук "Яшь талантлар" конкурсында призёр була. Ана теле укытучылары балаларда телгә кызыксыну уята. Лилиана Җәмил кызы туган телләр яшәсен өчен ата-ана зур җаваплылык тойсын иде, дип саный. Вакыт үтә кадерле. Бүген өйрәткән очракта үскәч туган телен бала онытмасы билгеле. Тик шулай булганда гына оныкларыбыз туган телен саклап кала ала.

Укытучы эшендә яхшы нәтиҗәләргә ирешүе тырышлыгына бәйле. Лилиана Акберова лаек булган Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгының Почёт грамотасы, Русия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Почёт грамотасы— дистә еллар  эшләү нәтиҗәсе.

—Әнкәем шәфкать туташы булып эшләп, мохтаҗларга гел ярдәм итте. Xәтта кисүләгән хатын  Чокалы авылында өйгә килеп бала тудырганы исемдә.  Бураннарда ерак авыл халкы өйдә кунып калганнары да хәтеремдә. Әнкәй гомер буе: "Кешеләрнең рәхмәтләре миңа сынауларны үтәргә ярдәм итте",—дип әйтә. Ә мин дә эшемнән ямь табып яшим.   Укучыларда туган телгә ярату хисләре уянып, күзләрендә очкын күрү минем өчен иң олы дәрәҗә, зур бәхет ул",— дип бар сорауларыма җавап бирде әңгәмәдәшем.

Лилиана Җәмил кызы тормыш иптәше Флүр Фәйзелкави улы белән кызларын нәкъ шундый рухта тәрбияләп үстерделәр. Ильзида Әхмәдиева үзәк район  дәваханәсендә врач- терапевт булып эшли. Кечеләре Ильвина Бикташева Уфа шәһәрендә "Алые паруса" яшьләр үзәгендә яшьләр белән эшләү белгече булып көч сала. Ул татар, башкорт, инглиз телләрендә занятиеләр үткәрә. Оныклары Арина һәм Зарина белән татар телендә аралашу һәрчак  игътибар үзәгендә. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, дип халык белми әйтми бит ул.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас