

Өченче, йомгаклау көнендә белгечләр графикта калган мәктәпләрдә булдылар. Экспертлар игътибары үзәгендә косметик ремонт һәм сыйныфларда чисталык кына түгел, ә куркынычсызлык нормаларын төгәл үтәү: янгын сигнализациясе системаларының төзеклегеннән алып ашханәләрдә туклану сыйфатына кадәр булды. Комиссия әгъзалары мәктәпләрнең әзерлеккә җаваплы карауларын билгеләп үттеләр: уку кабинетлары яңартылган, җиһазлар тикшерелгән, ә территорияләр төзекләндерелгән. Хәзер ышаныч белән әйтергә була: район мәктәпләре 1нче сентябрьдә укучылар өчен үз ишекләрен ачарга әзер. Алда - бәйрәм линейкаларына соңгы әзерлек.
Гөлшат Юнысова.