

Алар «Россия бөркетләре берлеге»өстәмә гомуми үсеш программасында катнашу өчен конкурс сайлап алуын бик яхшы үттеләр. Уку елы буе балалар треклар үттеләр, төрле конкурсларда катнаштылар. Барлык сынауларның нәтиҗәсе "Россия бөркетләре берлеге"төбәк профильле сменасына конкурс буенча сайлап алу булды. 2026нчы елда 80нән артык сыйныф заявка биргән һәм конкуренция бик югары булган. «Россия бөркетләре берлеге» төбәк профильле сменасы «Патриот» паркында 17-23 август көннәрендә узачак. Балаларга онытылмаслык ял, яңа хисләр телибез. Бу сәфәр сезгә ачышлар, шатлыклар һәм иң җылы истәлекләр бүләк итсен.
Гөлгенә МУСИНА.