Төбәк һәм төбәкара олимпиадаларга йомгак ясалды. Безнең укучылар яңадан югары нәтиҗәгә ирештеләр. ВсОШ югары мәктәп (региональ этап) нәтиҗәләре буенча Элина Нәбиева (Иске Балтач 2 нче урта мәктәбе) — хезмәт (дизайн һәм технологияләр) буенча призер булып танылды. Остазы Миләүшә Фәтхинурова белән бергә бу юнәлештә камиллеккә ирештеләр. Юлия Пушкарская (Иске Балтач 2 нче урта мәктәбе) - хокук буенча призер булып танылды. Остазы Эльдар Галимҗановның укучыны фәнне тирәнтен өйрәнүгә әйдәве эзсез калмый.
Укытучыларының тырышлыгы, укучыларның камиллеккә омтылуы яңадан-яңа җиңүләр бирер.