Барлык яңалыклар
Мәгариф
16 февраль , 10:26

Республика конкурсының беренче этабы

28 гыйнвардан 5 февральгә кадәр Уфа шәһәрендә «Башкортстан Республикасы мәктәпкәчә белем бирү оешмасының ел педагогы» һәм «Туган телдә укыту белән мәктәпкәчә белем бирү оешмасының ел педагогы»һөнәри конкурсының республика этабының беренче туры узды. Анда балтачлылар  катнашты.

Республика конкурсының беренче этабы
Республика конкурсының беренче этабы

Иске Балтач авылының «Белоснежка» балалар бакчасы тәрбиячесе Ульданова Әлфия Заһит кызы һәм Түбән Сикияз авылының «Ләйсән» балалар бакчасы тәрбиячесе Газизова Эльмира Тәбрис кызы республика һөнәри конкурсында безнең районны лаеклы тәкъдим иттеләр һәм югары дәрәҗәдәге профессионализм күрсәттеләр. Беренче этап конкурс ике биремнән торды: балалар белән педагогик чара һәм ата-аналар белән агарту чарасы. Эльмира Тәбрис кызы һәм Әлфия Заһитовна якты һәм истә калырлык чыгыш ясадылар, гәрчә көндәшлек булса да, алар күп фәһем алдылар һәм уңай тәэссоратлар белән калдылар. 6 февраль тантаналы чара узды, анда конкурсның беренче турының йомгаклары ясалды . Тәрбиячеләребез конкурста катнашучы Дипломнары белән бүләкләнделәр. Эльмира Тәбрис кызына һәм Әлфия Заһит кызына профессионализм күрсәткәннәре, мәктәпкәчә белем бирү системасын үстерүгә керткән өлеше өчен район мәгариф бүлеге җитәкчелеге рәхмәт белдерде.  Ирешелгәннәрдә тукталмый, тупланган тәҗрибә  яңа казанышларга ирешергә стимул булсын.

 

Республика конкурсының беренче этабы
Республика конкурсының беренче этабы
Республика конкурсының беренче этабы
Автор:
Читайте нас