Гыйнвар аенда "Кояшкай" балалар бакчасында гадәттәгечә физик культура буенча олимпиаданың локаль этаплары, «Минем космик дөньям» рәсемнәр конкурсы һәм интеллектуаль полиолимпиада уза. 22 гыйнвар көнне интеллектуаль полиолимпиада узды. Ә 12-26 гыйнвар көннәрендә катнашучылар физик культура буенча сынаулар узалар һәм рәсемнәр конкурсында катнашалар. Локаль этап нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр "Кояшкай" балалар бакчасын муниципаль этапта тәкъдим итәчәкләр Барлык катнашучыларга да уңышлар юлдаш булсын.