Мәгариф
20 Ноября 2025, 10:10

Кыш Бабайның туган көнендә

"Кояшкай" балалар бакчасында кечкенәләр Кыш Бабайны көтә башлады. Котларга форсат булды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Кыш Бабайның туган көнендәКыш Бабайның туган көнендә
Кыш Бабайның туган көнендә

 Икенче кече төркемдә тәрбияләнүчеләр Кыш Бабайның туган көнен билгеләп үттеләр. 18нче ноябрьдә Русиядә рәсми рәвештә Кыш Бабай туган көнен бәйрәм итәләр. Бәйрәм датасы очраклы гына сайланмаган — нәкъ менә шушы көнне Бөек Устюгта беренче кышкы салкыннар башлана дип санала. Бу искиткеч бәйрәм, балачакка кайтара, һәркемгә шатлык бүләк итә — кечедән алып олысына кадәр, хыялланырга һәм теләкләрнең тормышка ашуына ышанырга мәҗбүр итә. Тәрбиячеләре Л. Дәүләтова тырышлыгы белән чарада һәр балага фикерен белдерергә мөмкинлек булды.

 

Автор: