Барлык яңалыклар
Мәгариф
10 ноябрь , 16:55

Яхшы яңалык бар

Бик яхшы яңалык бу! "Буратино" балалар бакчасы бөтенрусия конкурсы финалында!

Яхшы яңалык бар
Яхшы яңалык бар

Иске Балтач авылының "Буратино" балалар бакчасы идарәче советы "Мәгариф оешмасының иң яхшы идарәче советы"өченче бөтенрусия конкурсының федераль этабының беренче туры финалына чыкты. Бу коллектив, ата-аналар һәм, әлбәттә, балалар бакчасында тәрбияләнүче яшь балалар өчен зур казаныш. Совет бик зур эш башкарды, югары дәрәҗәдәге профессионализмны, эшләрнең җайга салынганлыгын һәм мәгариф учреждениесенең үсеш эшенә тугрылыгын күрсәтте. Балалар бакчасын шундый югары дәрәҗәдә тәкъдим иткән команда белән чын күңелдән горурланырлык. Хәзер алда – конкурсның федераль этабының финал туры. Балалар бакчасы вәкилләренең мөмкинлекләренә ышаныч зур.   Үзләренә ышаныч якты җиңүгә илтсен! Бу конкурс "Буратино"балалар бакчасы үсешендә тагын бер баскыч булсын иде.

 

Автор:
Читайте нас