Барлык яңалыклар
Мәгариф
24 октябрь , 12:02

Фәнни-гамәли конференциядә балтачлы

17 октябрьдә Балалар иҗаты үзәге педагогы һәм музей җитәкчесе М.М. Нәбиева Уфага "Ак Идел жире" җәмгыятенең 112 нче Башкавдивизиягә багышланган фәнни-гамәли конференциясендә катнашты.

Фәнни-гамәли конференциядә балтачлы
Фәнни-гамәли конференциядә балтачлы

М.М. Нәбиева Богдан авылыннан булган кавалерист Ганий Гафаров турында доклад белән чыгыш ясады. Чара Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә  һәм сугышта катнашучы геройлар истәлегенә багышланды. Ахырда актив катнашучыларны бүләкләделәр һәм генерал М.М. Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр,кызыл канәферләр салдылар. Миләүшә Мәүдәт кызының халыкның тарихи хәтерен саклау эшендәге эшчәнлеге Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы Башкарма комитетының Рәхмәт хаты белән билгеләнде.

 

Автор:
Читайте нас