“Укытучыма” җыры хәтергә төшә. М.Карим сүзләре һәр кешегә дә кагыла.
Исемда алтын сукмакка
Тәү аяк баскан көнем
Тәү башлап мәктәп ишеген
Үрелеп ачкан көнем.
Бөек шагыйрьнең шигырь юллары безнең һәм һәрбер баланың беренче тапкыр мәктәпкә бару юлларын, балаларның мәңге истә калырлык уй-кичерешларен тасвирлый, ул һәрберебезгә алтын бөртегедәй изге, кадерле.
Исебездә беренче сыйныфташлар, матур һәм җиренә җиткереп буялган мәктәп коридорлары, безнен сыйныф, без утырган парталар, яңа буяу исләре. Безнең беренче укытучыбыз һәрчак күз алдында. Ул укучысы өчен мәңге изге кеше. Ул укытканнары булдыклы яхшы укучы балалар булуына ышана.Шуңа да үзен бәхетле саный, сайлаган укытучы һөнәре белән һәм мәктәп коллективы белән горурлана. Мөгаллимә балаларга ныклы белем һәм уңайтәрбия бирәчәгенә ышана, киләчәккә өмет белән карый.
Замандашыбыз, ветеран укытучы Асия Хаҗимуллина белән бер чарада катнашырга туры килде. Анда аның зур җаваплылык тоеп эшләгәне, туган ягын, аның халкын яратып яшәве игътибарга лаек булды. Тырыш шәхес туган ягының ватанпәрвәре икәнен якташларына мәгълүм..
Асия Солтангәрәй кызы 1952нче елда Чишмә авылында, крестьян гаиләсендә туган. Әтисе Бөек Ватан сугышы елларында Түбән Тагил шәһәрендә хезмат армиясендә була. Саулыгын тамам югалтып, туган ягына әйләнеп кайтырга насыйп була аңа. Асияга бер яшь тулганда әтисе вафат була. “Мин "әти" сүзен әйтә алмасам да ятимлек ачысын күрми , әнием, абыйларым тәрбиясендә үстем”,— ди ул. А шулай да бу хәл анын холкын ныгыткан, җаваплылык өстәгән, тормышны, кешеләрне ныграк яратып яшәргә өйрәткәндер дип фикер йөртәсе килә. Билгеле, янындагы бертуганнарының уңай йогынты һәм тәрбиясе авырлыкларны җиңәргә ярдәм иткәндер. Өлкән абыйсы Фәтхелбаян Хариповның гомум эш стажы 50 ел, шуның 40 елдан артыгы “ Ленин- Бүләк " колхозында тракторчы,” Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре “ исеменә лаек булган хезмәткәр, ул быел вафат булган...
Ә Асия Солтангәрәй кызы балачактан ук укытучы булырга хыяллана. 1969нчы елда Югары Карыш мәктәбен “яхшы” билгеләргә тәмамлап, Нөркә мәктәбендә укытучы булып эшли башлый. Аннан Шәвъяды, Түбән Карыш авылларында укучыларга белем бирә. Элек яшь укытучыларга шулай төрле мәктәпләрдә эшләргә туры килгән, декрет ялына чыкканнарны вакытлыча алыштырып торырга туры килгән. Читтән торып Бөре дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Кияүгә чыккач,10 ел Кызыл Восток авылы мәктәбендә директор һәм укытучы булып эшли. Үзе укып чыккан белгечлек буенча Югары Карыш урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләү мөмкинлеге килеп чыга. Моны ул язмыш бүләге итеп кабул итә. Биредә хаклы ялга чыкканчы эшли. “25 ел буе легендар Батырша исемендәге тарихи, уку-укыту өчен барлык шартлар тудырылган, балкып торган, үзем укып чыккан Югары Карыш мәктәбендә туган тел һәм әдәбияты укытырга насыйп булуынашатмын. Эшемне яратып башкардым. Көн саен иртән эшкә барасым килеп, атлыгып бардым, чөнки анда мине укучыларым, дус, тату, бер- беребезне аңлап, тыңлап, ярдәм итешеп эшләгән хезмәттәшләрем көтә иде”,— дип сызык өстенә ала Асия Солтангәрәй кызы. Ихтирам белән тырыш хезмәттәшләрен искә ала. Башкортстанныңатказанган укытучысы, Русиянең гомум белем биру буенча мактаулы хезмәткәре, директор Рәмил Карам улы Мансуров. Аның эшен лаеклы дәвам итүче Башкортстан Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре Фәнис Әхнәф улын Шәймөхәмәтов. Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы, туган як тарихын өйрәнүче Наил Магафур улы Хаҗиев, Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы Ринат Фәттах улы Саитов һәм башкалар белән бер чорда, бер тату коллективта уртак максатларны чынбарлык итеп эшләдек, дип билгели мөгаллимә. Һәрберсен зур хөрмәт, рәхмәт сүзләре белән искә алуын билгели ул. Коллективта бергә эшләгәннәр турында бик күп язарга лаеклы булганнарны Асия Солтангәрәй кызы телгә ала. Башлангыч сыйныфлар укытучысы Альфира Мәүдәт кызы Сафина йөзләгән төсле гөл-чәчәклар үстереп уку йортын гөлләр иленә әйләндереве генә ни тора!
Укыту –ул баланы белем алу эшчәнлегенә өйрәтү. А моның өчен укучы гади тыңлаучы гына түгел, актив катнашучы да булырга тиеш. Бу таләпләр үтәлсен өчен укытучының иҗади эзләнүләр өстендә эшләве мәҗбүри. Әдәбият укытучысының бурычы—әсәрләрнең эчтәлеген , укучыларга язучының осталыгын күрсәтүдән, алар күңелендә эчке матурлыкка омтылу кебек күркәм сыйфатлар, туган җиргә, гореф -гадәтләребезгә мөхәббәт тәрбияләүдән, яшәештәге барлык вакыйгаларга бәһа бирә белүгә, үзлегеннән белем алуга өйрәтүдән гыйбарат. Һәрнәрсәгә карата укучының үз фикере булырга тиеш, дип исәпли ул. Шуңа да дәрес-лекция, дәрес -уен, дәрес-семинар, дәрес –диспут, дәрес –конференция кебек алымнар куллана. Аларны тормышта булган үзгәреш-яңалыклар белән тулыландыра, баета. Әсәрне өйрәнгәндә, һичшиксез, аның тәрбияви ягын игътибар үзәгенә алып эшли. Бала тормышта теләгәнен генә түгел, кирәген дә төшенеп үссен өчен шулай тырыша Асия Xаҗимуллина. Укыту-тәрбия эшендә иң кирәкле таләпләрне, әхлак кагыйдәләрен үтәү—укытучыларның да, ата- аналарның да төп бурычы ул. Иҗат итү— туктаусыз процесс ул. Эшемдә шуны һәрчак сызык өстенә ала укытучы.
Асия Солтангәрәй кызы җитәкчелегендә озак еллар “Тамчылар” әдәби түгәрәге эшли. Анда иҗат серләренә төшендеругә зур игътибар бирелә. Биредә укучылар әдәби теорияне, гәзит жанрларын, шигырь төзелешен өйрәнә. Укучыларның язмалары район гәзитендә, республиканың “Өмет”, “ Чаткы”,” Тулпар”журналында басыла.
Район, республика конкурсларында, олимпиадаларда, укучыларының призлы урыннар яулавында Асия Xаҗимуллинаның өлеше зур булган. Ул укучыларда ватанпәрвәрлек хисе, туган якка, илебезгә чиксез мәхәббәт тәрбияли.
Югары уку йортларында, филология бүлеген тәмамлап, һөнәрендә унышлы эшләүче укучылары байтак. Алар һәр елны кименда 2 шәр кеше филология бүлегенә кергәннәр. Шунысы гаҗәп: Асия Солтангәрәй кызының кәефсез чагын укучылары хәтерләми.
40 елга якын укыту-тәрбия өлкәсендәге хезмәтен күргәннәр, бәһалаганнар. Район Xакимияте, мәгариф бүлеге, мәктәп җитәкчелеге, БР Мәгариф министрлыгы Почёт грамоталары белән бүләкләнә. "Хезмәт ветераны" исеменә лаек була. 1995нче елда Русия Федерациясенең халык магарифе отличнигы , 1995нче елда ”Өмет” гәзитенең лауреаты дигән мактаулы исемгә лаек булган.1997нче елда Башкортстан татарларының 1 съездында, 2002нче елда 2 Бөтендөнья башкортлары Корылтаенда делегат булып катнаша. “ Ел укытучысы-2002” конкурсында катнашып 2нче урынны ала. 1995нче елда Тукайлы Татарстан җиренә сәяхәт кыла.
“Башка һөнәрдә эшләвемне уйлый да, куз алдыма да китерә алмыйм. Могҗиза булып, яшьлегемә кире кайтсам, тагын да шул юлны— нәкъ укытучы эшен сайлап, тагын да тырышып эшләр идем”,—диде Асия Солтангәрәй кызы . Бу фикере мине сокландырды. Сүзләре ихлас, ясалмалылык юк, ә чын күңелдән әйткәне тоела.
Нинди генә эштә эшләсәң дә күңелең тыныч, сине аңлаучы, ярдәм итүче, ныклы тылың булуы хәерле. Бергә гомер кичергән тормыш иптәше Хаккый Сәхиулла улы эшен, хәлен аңлаучы, ярдәмчел терәге булган.Ул “алтын” куллы,бер эштән дә курыкмый. Сентябрь аенда бергә яшәүләренә— 51 ел. Ул 41 ел стажлы водитель механизатор, хезмәт ветераны. Гаиләдә бер ул тәрбияләп үстергәннәр. Уллары Винарис Һәм киленнаре Филия мәктәптә укытучы булып эшлиләр. Өч оныклары бар.
Сигезенче дистәне ваклаган ветераннар табигатьне яраталар, җиләк-җимеш , дару үләннәре җыялар. Гади генә нәрсәдән да матурлык, яхшылык күреп, кешеләр, күршеләр белән аралашып яшиләр. Барына да канәгать булып, шөкер итеп , ил-көннәргә изге теләкләр теләп , бәхетле гомер кичерәләр.
“Гомер бушка узмаган, үкенерлек түгел үткәннәр” дип яши ветераннар!
Рифат САФИН ,
районның урындагы
ветераннар оешмасы рәисе.