Барлык яңалыклар
10
Мәгариф
26 март , 14:03

Һөнәр сайлаганда

Һөнәри юнәлеш бирү кысаларында 2025 елның 22 мартында Иске Балтач авылының 2 нче урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары Уфа фән һәм технологияләр университетының Бөре филиалында булдылар.

Һөнәр сайлаганда
Һөнәр сайлаганда

Һөнәри юнәлеш бирү кысаларында 2025 елның 22 мартында Иске Балтач авылының 2 нче урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары Уфа фән һәм технологияләр университетының Бөре филиалында булдылар. Укучылар "БФУУНиТның Ачык ишекләр көне"ндә үткәрелгән квестта катнаштылар. Квестның төп бурычлары һөнәри юнәлешләрдә әзерлек юнәлешләре һәм эшчәнлек төрләре белән танышу, Башкортстан Республикасы муниципаль районнарындагы мәгариф учреждениеләрен тәмамлаучылар арасында иң көчле командаларны билгеләүдән гыйбарәт иде.Һәр станциядә командага төрле характердагы логик, иҗади биремнәр тәкъдим ителде. Укучыларыбыз Квест-уенда актив катнаштылар, үзләре киләчәктә нинди юнәлешне сайлаулар өчен нигезле киңәшләр алдылар.

Гөлгенә МУСИНА.

 

Автор:
Читайте нас: