Дарья Шәйсламова якташыбыз - Советлар Союзы Герое Ульмас Шакиров турындагы эше белән чыгыш ясады. Район тарихында данлыклы шәхес аерым урын алып тора. Ул чит төбәктә бәхет эзләми, туган Асавка авылында гомер итә. Каһарман шәхес турында бай мәгълүмат тупланган. Аның үрнәгендә киләсе буынны тәрбияләү урынлы. Яшь егет-кызлар өчен фәһемле вакыйгалар тикшерү эшендә урын алган.
Юлия Пушкарская хореограф турында чыгыш әзерләде. Районыбызның 30 елдан артык стажы булган бию буенча педагог һәм Башкортостан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Раушания Рафаэль кызы Хәсәнова биографиясен өйрәнде. 1994 елда ул үзенең "Зөлфия" бию ансамблен оештыра, ул 2000 елда үрнәкле ансамбль исемен ала. Хәзер Раушания Рафаэловнаның ансамбльләре исәбендә җиңүләр күп: Парижда, Мәскәүдә, Одессада, Санкт-Петербургта, Уфада һәм башка зур шәһәрләрдә беренче урыннар. Раушания Рафаэловна үзе исә моны иң кызыклы һәм иң матур эш дип саный. Хәзер аның 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге 150 гә якын тәрбияләнүчесе бар. Нәкъ менә алар безнең буынга үз тәҗрибәләрен тапшыралар, дисциплина һәм җиңүгә омтылыш тәрбиялиләр.
Иске Балтач 2 нче урта мәктәбеннән 7"а" сыйныфы укучылары Юлия Пушкарская , 10 сыйныф укучысы Дарья Шайсламова I урынны алдылар. Бу аларның һәм җитәкчеләре Айгөл Ханас кызы Габдрахманованың лаеклы җиңүләре. Киләчәктә дә иҗади уңышлар юлдаш булсын.
Гөлгенә Мусина.