Башкортстанның күренекле галиме, филология фәннәре докторы, профессор, халык язучысы Суфиян Поварисовның тууына шушы көннәрдә 100 ел булды.
Шул уңайдан “Кызыл таң” гәзитендә аның турында (2024 елның 23нче августында) язылган сәхифә минем дә истәлекләремне яңартты һәм кулыма каләм алырга этәргеч бирде. Ә бу очраклы түгел. Сәбәбе–6нчы сыйныф укучысы, оныгым Айдарның Башкортстан фәнни кече академиясе кысаларында оештырылган конкурста катнашуы. Аның эше —"Сүз сүзе турында эзләнүләре".
2015нче еллар. Фәнни җитәкченең берсе моның ише эзләнүләргә мөкиббән киткән, Иске Балтач 2нче урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Башкортстанның мәгариф отличнигы Альбина Муллаян кызы Шәртдинова. Эзләнүләр “Өмет” гәзитенең халыкчан журналисты Рәүф Идрисов фатихасы белән, туган ягыбызның милләттәш телчеләре Суфиян Поварисов, Мөхтәр Әхтәмов белән күрешүгәчә барып җитте. Укучыга сайланган темасы буенча аларның тере сүзләрен ишетү бәхетен насыйп итте. Аңлашылганча, язма, юбиляр хакында. Суфиян абыйның:
—Сүзләрне белергә, яратырга кирәк. Кешеләрнең бер-берсенә әйткән сүзләре зур әһәмияткә ия. Һәр көн аңа кунакка килгән, яисә ишеткән, башкалар аралашканда кулланган сүзләр сиңа да, синең сүзләр башкаларга да йогынты ясый. Шуңа күрә, сөйләме матур да, эчтәлекле дә булсын өчен кеше гомере буе эшләргә тиеш. Сүз! Ул ана тарафыннан бала йөрәгенә беренче салынган яшәү орлыгы. Сүз – гәүһәр, энҗе – мәрҗән, алтын кебек кадерле,—дигән киңәшләре шулай укучының “Сүз сүзе хакында” китапчыгында да урын алды.
Әйе, сүз ул – һәр халыкның иң көчле һәм иң олы хәзинәсе. Яшәешнең калканы, минемчә. Ансыз яшәү мөмкин түгел. Әмма, без сүзнең кайчак әһәмиятен аңлап бетермибез. Сүз байлыгыбыз фәкыйрь, сөйләм мәдәниятебез түбән. Укучы эзләнүенең сәбәбе дә шунда иде.
Инде шактый вакыт үтте. Оныгым югары уку йортларын тәмамлады. Зур компаниядә тәүге эш адымнарын башлады. Аны уңышлы алып бару өчен, әлбәттә, һәркемгә күк, аңа да, нәкъ галим әйткәнчә: төпсез сүзләр диңгезеннән энҗе–мәрҗәннәргә тиңен эзләп табу беренче бурыч булып тора...
Флидә ГАЛИЕВА,
Башкортстанның атказанган укытучысы.
Дәвамы бар.