Барлык яңалыклар
Мәгариф
22 август , 16:03

Тормышта һәркемгә кирәк фәнгә мәхәббәт тәрбияли

Иске Балтач 1нче урта мәктәбе укытучысы Рима Фаридонова һәр кеше тормышында математика фәне гомер буена кирәк булачагын белеп эшли. Шул фикерне мөгаллимә белүе бер хәл, ә  аныбалаларга иртәрәк аңлату мөһим. Һөнәре күңеленә хуш килүе билгеле. Белгечнең үҗәтлеге, сабырлыгы, тырышлыгы эзсез түгел...

Тормышта һәркемгә кирәк фәнгә мәхәббәт тәрбияли
Тормышта һәркемгә кирәк фәнгә мәхәббәт тәрбияли

Балаларның барысы да математик булып тумый, кемнеңдер  төгәл юнәлешкә сәләте табигатьтән салынган, ә икенчесенә ул авыррак бирелә. Рима Рәшит кызы укучыларны белем  баскычларында югарыракка менәргә күндерә. "Өчле" билгесе белән канәгатьләнмәскә, "дүртле" белән чикләнмәскә, "бишле" алучылар камилләшергә тиешләр. Моның өчен  укытучы алшартлар булдыру өстендә ал-ял белми эшли.

Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә укучылар катлаулы фәнгә игътибарларын арттырсын өчен белемнәрен тикшерү тәртипкә салына. Әлбәттә, уртак максатта бар эш тә математика укытучылары белән киңәшләшеп башкарыла. Белем ныклы булсын өчен башлангыч  сыйныфтан ук нигез салынуын тәҗрибәле мөгаллимнәр яхшы аңлый. Шуңа да белем бирүдә түбән сыйныфлардан ук зур тырышлык салынырга тиеш.  Белемне кирпеч өстенә салынган кирпеч итеп күз алдына китерүләре аңлашыла ки. Бу фән буенча белем биргән укытучылар бергәләшеп тырышып эшләгәндә максат чынбарлыкка әйләнә. Укучылар ел саен  уңышлы итеп Бердәм дәүләт имтиханнарын, Төп дәүләт имтиханнарын тапшырып килсен өчен күнегүләр эшләү, өстәмә вакытта шөгыльләнү алып барыла.  Консультацияләр, җитди сорауларны  җентекләп тикшерү укучылар өчен мөһим. Бихисап көч салына. Бу алым һәр эшләгән мәктәбендә дә тиешенчә уңышлы нәтиҗә бирә. Югары билгеләр математиканы аңлау белән тыгыз бәйләнештә булуы иң тәүге баскыч.

Рима Рәшит кызы эшенә күңелен салып башкара. Ата-ана белән аңлашып бер юнәлешкә тугры барганда гына биек  белем үрләренә менеп җитәргә мөмкин. Сыйныф җитәкчесе буларак, бу принципка тугры кала.Укытучы  яшенә карамастан һәр кеше белән уртак тел табып, сорауларны хәл итеп күнеккән. Укучы һәм аның ата-анасын бербөтен итеп кабул итеп өйрәнгән белгеч. Эшләү дәверендә һөнәр сайлаганда үзенә мөрәҗәгать итеп киңәшләшкән бихисап укучылары төгәл фән белән бәйле юнәлештә көч салалар. Математика буенча профильле имтихан тапшырып, югары  уку йортларына укырга кергән укучылары шактый.

Нөркә урта мәктәбендә озак еллар эшләп килгәнгә авыл мохитендә белем бирү, һәр укучы белән аерым эшләү ысулларын уңышлы  кулланды. Ә район үзәгендә күп сандагы укучылар булган сыйныфларда эшләү үзенчәлекләрен истә тотып эшли. Берсүзсез, Рима Рәшит кызы дәрес алып бару ысулларын  зур аудиториягә аңлаешлы итеп алып бара. Эштә яңа алымнар, башка  юллар куллануның төп максаты итеп— укучылар дәресне тулысынча үзләштерүен күзаллый. Рима Рәшит кызының приципиальлеге, таләпчәнлеге, төрле ысуллар  куллануы бу фәнгә укучылар игътибарларын арттыру өчен кирәк. Моңа ата-ана белән берлектә ирешеп була. Укуны алгы планга иртәрәк куярга ашыкмаганнар бераздан үкенмәсен өчен. Шуңа да бер уйда булу кирәк.   

Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы Рима Фаридонова район методик берләшмәсе җитәкчесе булып дүрт ел эшләп ала. Математика укытучылары аттестация-эксперт комиссиясе әгъзасы. Район олимпиадалары комиссиясендә эшли. Катгый таләпле чорда аттестацияне укып чыккан елда ук алу рус теле һәм математика буенча уңышлы имтихан тапшыруга бәйле. Бары да балачактан башлана.

...Рима югары сыйныфларда Рәми Гарипов исемендәге интернат-мәктәптә белем ала. Остазлары  укучылар аңына студент булырга кирәклеген салырга тырыша. Башкорт дәүләт университетының математика факультетына барырга җыенуына кыз. Абыйсы мәктәптәге тикшерү иң элек математика һәм рус теле буенча булганын кисәтеп куя. Башка фәнне сайларга үгетләп маташа.Тик киртәләр Риманы хыялыннан кире чигендерми. Студент чакта булачак тормыш иптәше Нөркә авылы егете Наил Кави улы белән танышалар. Гаилә коргач,  килен кеше тормыш иптәшенең туып-үскән авылында төпләнә. Өч бала тәрбияләп үстерә Фаридоновлар...

Үз эшен яратып башкарган белгеч өчен иң югары бәһа— укучылар киләчәктә үз юлларын табуы. Һөнәре төгәл фән белән бәйле булмаска мөмкин. Тик шулай да тормыш көткәндә һәркем өчен математиканы белүе мөһим булып кала. Шулчак белемнәрен кулланганда элекке укучылары битараф булмаган укытучыларын рәхмәт сүзләре белән искә алуына иманым камил.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: