100 ел... Аз да түгел, артык күп тә түгел, нәкъ бер гасыр... Бүген Штәнде урта мәктәбе күркәм юбилеен бәйрәм итте.
Кыңгыраулы мәктәп еллары – һәр кешенең күңелендә онытылмас, кабатланмас чагу хисләр, тирән истәлекләр калдырган гүзәл чор. Күпме еллар үтсә дә, күңелләрне канатландырып, кабат искә төшә торган гаҗәеп истәлекле еллар ул.
Бүген, 28 июнь көнне, Штәнде авылы мәктәбе чын мәгънәсендә гөрләп торды. Мәктәпне төрле елларда тәмамлаган укучылар, укытучылар, педагогик хезмәт ветераннары, язмышлары авыл мәктәбенә бәйле якташлар, мәртәбәле кунаклар – берсе дә читтә калмады бу чарадан.
Тантаналы өлеш алдыннан бәйрәмгә килүчеләр төрле елларда төшкән истәлекле фотосурәтләр, мәктәп тарихы, укытучыларның һәм укучыларның иҗади эшләре белән таныштылар.
Чараның тантаналы өлешен Башкортостан Республикасының мәгариф отличнигы, “Русия Федерациясенең иң яхшы укытучысы” конкурсы җиңүчесе Линеза Нуртдинова Линеза ачып җибәрде.
-Хәерле көн килгән кунаклар, ветераннар, укытучылар, укучылар, ерак араларны якынайтып кайткан, шулай ук туган төбәгендә төпләнеп калган, очрашуны көтеп алган, төрле елларда мәктәпне тәмамлаган укучылар! Сезне барыгызны да Штәнде урта мәктәбенең 100еллыгы уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм. Әйе, Штәнде урта мәктәбе элек-электән үзенең көчле укытучылары, күренекле шәхесләре, талантлы укучылары белән дан тоткан мәктәп. Мәктәпне тәмамлаган укучылар илебезнең төрле почмакларында туган илебезгә тугры хезмәт итеп, матур тормыш көтеп яшиләр.Очрашу-аралашу шатлыгы барыбызга да чиксез бәхет китерсен! Йөрәгегездә кешеләргә, туган җиребезгә, туган мәктәбебезгә мәхәббәт уты сүнмәсен, сүрелмәсен!, - диде Линеза Фидус кызы кунакларны сәламләп һәм мәктәп тарихы белән таныштырып үтте.
Әйе, Штәнде урта мәктәбе бай тарихлы мәктәп. Авылда мәдрәсә 1860нче елдан башлап эшли. Башлап оештыручы Иске Казанчы авылыннан хәзрәт булып килгән Ризван Асадуллин (1824-1894) булган. Мәдрәсәдән чыккан Янгир Шаһисолтанов (Иске Балтачта), Фәттәхетдин Мөхитов (Дәүләт авылында), Җамалетдин Имаев (Яңа Карада), Махиян Сәдертдинов (Вашьязыда) указлы мулла булып эшләгәннәр.
Беренче башлангыч мәктәп. Беренче башлангыч мәктәп 1924нче елда ачыла, Лотфулла хәзрәт йортында урнашкан була. 1932-1933нче елларда нардомга өстәмә бүлмә төзиләр, монда тагын 4 сыйныф урнаша.
1933нче елдан укытучы булып Евгения Замятина һәм Тушкыр авылыннан Гәйшә Бикметовалар эшли башлыйлар.1934-1940нчы елларда Галим Абдеев мәктәп директоры була.
Җидееллык мәктәп.1941нче елда җидееллык мәктәп ачылып, аның беренче директоры Габдуллахан Каюмов була. Мәктәп мәчет һәм нардом биналарында була. Укучылар Мата, Яңа Штәнде, Әрдәгеш, Әхмәт, Яңа Тушкыр авылларыннан килә, ике бишенче сыйныфта гына да 70ләп бала белем ала.
1942-1943нче уку елында мәктәп директоры булып Муромцева эшли, соңыннан анны район мәгариф бүлеге җитәкчесе итеп билгелиләр. Мәктәп директоры булып Роза Гомәрова кала. 1944нче елдан мәктәп директоры булып Фоат Анамов эшли. Ә 1946нче елдан мәктәп директоры булып Сәгыйт Акбаев тәгаенләнә. 1947-1948нче уку елыннан мәктәп директоры булып Мәснәви Камалов дәвам итә. Ул мәчетне мәктәп бинасы итеп күчереп салдыра. Мәктәп 2 сменада, 2 бинада эшли.
Ә менә 1952нче елда , моннан 70 ел элек, авылда урта мәктәп ачыла. Балалар 18 авылдан: Нөркә, Көнтүгеш, Яңа Балтач, Тушкыр, Асавка, Мәнәгәз, Чыпчык, Мата, Сандугач, Явъязы, Бүләк, Ташлы-Елга, Аскын районың Кыйгазы, Ярмәкәй, Иске Кара, Яңа Кара, Дәүләт һәм башка авыллардан килеп укыйлар.
Зыя Саяпов, Хәсбинур Бикбулатова, Зыя Камалов, Хәтәм Гибаев, Ф. Манапов һәм башкалар урта мәктәпнең беренче укытучылары була. Урта мәктәп ачылганнан башлап бүгенге көнгә кадәр 8 директор эшли.
Беренче директор булып Мәснәви Камалов билгеләнә. 1953-1954нче уку елында мәктәп директоры булып Гәдел Әхмәтов эшләгән. Бу елда яңа укытучылардан Кәдим Нуриев, Яхъя Мөниров, Муллый Мәгъзүмов, Хәниф Мостафиннар киләләр. 1954 -1968нче елларда Зыя Саяпов директор вазифасын башкара. 1968-74нче уку елларында 14 ел мәктәп директоры булып Рәис Сөләйманов Рәис эшли. Аның вакытында икенче мәктәп бинасы төзелә. Ары таба, 1974-1987нче елларда мәктәпне Әниф Акрамов җитәкли.
Беренче көннән үк мәктәп базасын ныгытуны төп максат итеп куя ул. Ул эшләгән дәвердә мәктәпнең 1нче бинасы, производствога өйрәтү буенча мастерская, котельная, гараж, тир төзелә, Ленин музее ачыла. Укытучыларның торак шартларын яхшыртуга зур игътибар бирә. 1987- 1999нчы елларда мәктәп директоры вазифасын Зәләф Гәрәйшин башкара. Укыту-тәрбия эшенә зур әһәмият салына бу елларда. 1999- 2006нчы уку елларында мәктәпне Светлана Мортазина җитәкли. Мәктәптә ремонт эшләре башкарыла. Чәчәкләр үстерүгә зур игътибар бирелә. Яңа уку елына әзерлек буенча мәктәп күп еллар призлы урыннар яулый.
Ә инде 2006нчы елдан башлап бүгенге көндә кадәр Линеза Нуртдинова мәктәп директоры. Ул эшләгән дәвердә ашханә бинасы реконструкциялә, өченче бинаның түбәсенә капиталь ремонт эшләнә. Укыту-тәрбия эшенә зур игътибар бирелә. Ә иң мөһиме –яңа мәктәп бинасы төзелә.
Бүген бердәм коллективта 19 укытучы балаларга белем һәм тәрбия бирә. Аларның барысы да югары белемле. Мәктәпнең педагогик коллективы сыйфатлы белем бирү, укыту-тәрбия процессын камилләштерү буенча максатчан эш алып бара. Үзләренең белемнәрен камилләштерү өстендә дә эшли. Бүгенге көндә мәктәптә 84 укучы укый, 26 бала балалар бакчасында тәрбияләнә.
“Башкортстан Республикасының 100еллыгына 100 объект” дип исәпләнгән төбәк проекты буенча 2020нче елның сентябрь аенда яңа мәктәп бинасы кулланылышка кертелде. 3700 квадрат метр мәйданлы бинада 80 укучыга исәпләнгән мәктәп հәм 40 урынлы балалар бакчасы урнашкан. Алар барлык замана таләпләренә туры китереп заманча технологияләр белән җиհазландырылган. Киң коридорлар, якты зур кабинетлар հәр предметның үзенчәлеген исәпкә алып сайланган парта, өстәлләр հәм җиհазлар. Технология дәесләрендә малайлар столяр эшен дә үзләштерә. Ә кызлар өчен тегү бүлмәләре հәм кулинар сәнгатькә өйрәнү өчен аерым кабинетлар каралган. Уку залы булган китапханә эшли. Медицина кабинеты да бар. Туган якны өйрәнү музее уңышлы эшли. Заманча, барлык цехлары булган ашханә, зур спорт комплексы бар.
2022нче елда “Милли мәгариф проекты” кысаларында “Үсеш ноктасы” үзәге ачылган. Бу үзәк химия, биология, физика предметлары буенча төп белем бирү, шулай ук өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашыру өчен билгеләнгән.
2023нче елда “Санлы мәгариф мохите” федераль проекты чикләрендә мәктәп компьютерлар, принтер հәм телевизор белән тулыландырылган.
Укучыларга белем հәм тәрбия алыр өчен барлык шартлар да булдырылган яңа мәктәп бинасында.
Һәр мәктәпнең төп казанышлары – укучылар. Аларның уңышларга ирешүе - тәү чиратта, педагогларның тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Укучылар республика, төбәкара, русия, халыкара күләмдә үткәрелә торган төрле фәнни-гамәли конференцияләрдә, конкурсларда, олимпиадаларда төрле дәрәҗәдәге уңышларга ирешәләр.
Шулай ук мәктәп тә төрле дәрәҗәдә үткән конкурсларда катнашып, зур нәтиҗәләргә ирешеп килә:
2021нче елда Республика күләмендә үткәрелгән “Иң яхшы мәктәп китапханәсе” конкурсында җиңү яулап, Башкорт Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
2021нче елда “Иң яхшы ашханә” Бөтенрусия конкурсында Русия Мәгариф министрлыгыныӊ I дәрәҗә дипломы белән билгеләнә.
2023нче елда республика күләмендә үткәрелгән “Иң яхшы санлы мәктәп” конкурсының “Иң яхшы сайт” номинациясендә җиңү яулый.
Шулай ук быелгы уку елында “Тукай моңнары” республика конкурсында мәктәпнең “Умырзая” укучылар командасы җиңү яулап, I дәрәҗә диплом белән бүләкләнә.
Казанышлар бихисап. Бердәм, көчле коллективта гына мондый нәтиҗәләргә ирешеп була. Киләчәктә тагы да зур уӊышларга ирешүләренә бер дә шик юк.
Биредәге чарада шулай ук район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, БРның мәгарифне үстерү институты ректоры, педагогик фәннәр докторы, профессор Әлфис Гаязов, район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Айдар Хисматов, авыл биләмәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Зилә Хәмәдуллина, район советы депутаты Фидәис Хәмәдуллиннар катнашты. Мәртәбәле кунаклар лаеклы укытучыларга төрле дәрәҗәдәге грамоталар тапшырдылар.
9нчы сыйныф укучылары көтеп алган көн, ниһаять, җитте. Әлеге юбилей бәйрәме кысаларында аттестатлар тапшыру тантанасы да булды.
Тантананың төп сәбәпчеләре булган берсеннән-берсе матур, купшы күлмәкләр кигән кызлардан, алар янында илне-җирне сакларга әзер торган горур егетләрдән күзне дә алып булмый. Карашларыннан ук киләчәккә ышаныч, яктылык сирпелә, йөзләре сөенечтән балкый, шатлык чәчеп елмая аларның.
-Кадерле укучылар! Сезне аттестат алу көне белән чын күңелдән тәбрик итәм! Сез 9 еллык мәктәп дигән беренче уку йортын тәмамладыгыз һәм кулыгызга белем турында беренче таныклык алдыгыз. Бу укытучылар өчен дә, ата-аналар өчен дә, укучылар өчен дә шатлыклы вакыйга. Шушы уӊайдан сезне чын күӊелдән тәбрик итәм һәм иӊ изге теләкләремне җиткерәм. Сәламәт булыгыз, сезгә бар тырышлыкларын салып белем биргән укытучыларга рәхмәтле булыгыз, сезне тәрбияләп үстергән яклаучы әти-әниләрегез йөзенә бервакытта да кызыллык китермәгез. Кайларда гына укысагыз да, ниләр белән генә шөгыльләнсәгез дә Кеше дигән Олы исемгә тап төшермәгез. Уй-теләкләрегез, кылган гамәлләрегез һәрвакыт изге булсын. Тирә- яктагылар сокланырлык, үрнәк алырлык булсын,- диде Линеза Фидус кызы укучыларга мөрәҗәгать итеп.
Онытылмас мизгелләр күп булды. Ихлас котлаулар, шатлыклы күз яшьләренә чыланган теләкләр, чын күңелдән башкарылган җырлар, алыштыргысыз мәктәп вальсы... Әмма барыннан да бигрәк укучылар озак көттергән, авыр сынаулар аша бирелгән аттестатларын кулларына алуларын мәңге онытмаслар.
Бу бәйрәмдә тагы да бик дулкынландыргыч һəм тантаналы вакыйга – мәктәпнең алдынгы укучысына Фәния һəм Әниф Акрамовлар исемендәге стипендия тапшыру булды.
Фәния һəм Әниф Акрамовлар икесе дə бөтен гомерлəрен мәктәптә укыту-тəрбия эшенə биргəн хѳрмəтле кешелəр.Фəния Акрамова - башлангыч сыйныфларны укытса, тормыш иптәше тарих фəнен укытып, озак еллар мəктəп директоры булып эшлəгəн кеше.
2019 нчы елда аларның кызлары Гөлшат Гаязова тарафыннан Фәния һәм Әниф Акрамовлар исеменендәге премия булдырылды. Һәм менә 6нчы ел инде ул премия мəктəпнең зур уңышларга ирешүче , иң лаек укучысына бирелə. Һəм быелгы елны ул премиягә лаек дип Дамир Шарипов сайланды.
Дамир – гел “4” һәм “5” билгелəренə генə укый, сəнгатьле шигырь сѳйлəве белəн барлык шигырь конкурсларында жиңүче, татар теле հәм әдәбияты район олимпиадасы җиңүчесе, “Тере классика” конкурсы лауреаты, “Тукай моңнары” республика конкурсында, Габдулла Тукай көненә багышланган халыкара шигырь сөйләүчеләр конкурсында да җиңү яулый ул. Бар яклап та булдыклы укучы!
Штәнде мәктәбе тирән белемле, максатка омтылучан, көчле ихтыярлы, заман шартларына яраклашкан күпме шәхесләр тәрбияләгән. Алар республикабызның төрле почмакларында эшләп, кайберләре лаеклы ялга чыгып, матур итеп яшәп яталар.
Һәр төбәк үзенең данлыклы уллары, кызлары белән горурлана. Төбәккә бәяне дә шуннан чыккан күренекле кешеләрнең дәрәҗәсенә карап бирәләр. Штәнде авылының данлыклы тарихы, күренекле, бөек, мактаулы исемнәр алган мөхтәрәм кешеләре бихисап. Аларның һәрберсе – зур тарихлы Штәнде мәктәбен тәмамлаган шәхесләр.
Мәктәп – һәрбер кеше өчен иң изге, иң кадерле урын, шунлыктан чәчләргә чал керсә дә, һәркем мәктәпкә теләп кайта. Ә туган мәктәп հәрвакыт һәм һәркемне сөенеп, көтеп каршы ала.
Биредәге тантаналы көндә бергәләп үткән юлларны искә төшереп, сыйныфташлары белән күрешеп, бер-берсенә, укыткан укытучылына, туган мәктәпләренә изге теләкләрен җиткерде юбилей бәйрәменә җыелучылар. Ихлас котлауларга, нәфис сүз осталары чыгышларына һәм җыр-моңга бай булды бәйрәм.
Күркәм чараның икенче өлеше төрле спорт ярышлары, халык уеннары белән дәвам итте.
Г. Талипов фотолары.