Барлык яңалыклар
Мәгариф
21 Май , 17:35

Соңгы кыңгырау чыңы белән...

Соңгы кыңгырау чыңлавы яңа хыялларга омтылган мизгелләр. Мәктәпне тәмамлавыбызга да 45 ел, үткән гомер агым судай икән.  Нөркә урта мәктәбен 1979нчы елда 54 укучы тәмамладык. Шулкадәр дус, тату булып укыдык без.

Соңгы кыңгырау чыңы белән...
Соңгы кыңгырау чыңы белән...

Май ахырында укучыларның мәктәп белән хушлашыр чагы җитә.

Чыгарылыш сыйныф укучылары имтихан бирер чагы. Нәкъ шул чакта күңел үткәннәргә әйди. Березовский шәһәренә элекке укытучымның хәлен белергә бардым.  Ерактан якынны яхшырак күреп була, дип язган бит шагыйрь. Фотоальбом караганда фотосурәткә тап булдым.  Укытучыларымның яшь чакларын  күргәч үсмер чак хатирәләрем дә яңарды. Соңгы кыңгырау чыңлавы яңа хыялларга омтылган мизгелләр. Мәктәпне тәмамлавыбызга да 45 ел, үткән гомер агым судай икән.  Нөркә урта мәктәбен 1979нчы елда 54 укучы тәмамладык. Шулкадәр дус, тату булып укыдык без. Кайчак кирәкмәгәнен дә булдыра идек.  Укытучы мәктәптә күренмәсә, башка дәрес укытырлар диптер инде, бергәләшеп кайтып киткән чаклар булды.Сыйныф җитәкчебез Әгъзам Әкрам улына шелтә эләгә иде. Бик кызып килеп кереп, гаепле укучыларының йөзен күреп кире борылыр иде. Уку кирәклеген уйлап  ярышып укыр урынына  сыйныф җитәкчесен кыен хәлдә калдырырга туры килде шулай. Фани дөньяны калдырган укытучыларыбыз  Лүзә Xан кызы, Кадим Сәлим улы, Мөбин Xәмәт улы, Фәния Сәмигулла кызы, Вәсимә Xөснулла кызын дистә еллар үткәч сагынып искә алабыз, дога кылабыз. Бала чакта юктан кызык табып уйнау хас. Шулай начарлык уйлап түгел, ә кайчак уеннан уймак чыгарган чак та  булды. Кызларга калырга куштылар, ә егетләр кайтып китәргә тиеш иде. Имеш, аларны үртәп бүрекләрен үзара бәрешеп уйнарга керештек. Бүрек бүрелеп плафон килеп төште. Тиргәүче булмады. Әнием авыл советына кереп аның бәясе кадәр акча калдыруын соңлап әйтте. Әни сыер савучы, әти мал караучы булып эшлиләр. Иртә таңнан алар эштә. Әни шалтыратып уята, эше кысык булса җитешми кала. Соңга калып беренче дәресне калдыргаладым. Математика укытучысын Кадим Әминев чыгып китү белән икенче дәрескә кереп утыра идем. Уку буенча ата-ана тиргәмәде. Үз ихтыярыбызда иде.  Нибары 4 сыйныф белемле әнием тегү эшендә оста булды. Яшьли әнисез калган үзе. Авыл халкына күлмәк, фуфайка сырып-тегеп балаларын карады. Гаиләдә 3 кыз, 3 малай үстек. Зур хезмәт хакы алмадылар. Күпләп мал асрап көн иттек. Ел буена эшләгән хезмәт хакы— иген-ашлык алып кайтулары хәтердә. Xалык бертөрле дәрәҗәдә яшәде. Кигән кием дә бертөрле. (Xәзер авылда яшәүчегә бар шартлар бар).

Ул чакларга кайткач беренче мәхәббәтне, дус  кызларны, хәтта яшьлекне очратырбыз төсле. 500ләп бала укыган мәктәптә чаралар кызыклы үтә. Сәхнә тулы укучы чыгыш ясый иде... Демонстрациягә чыгу, В. Ленин һәйкәленә чәчәкләр гөлләмәләре салу, Пионерия көнендә бишпочмаклы йолдыз рәвешле учак яндырулар, көзге эшкә кушылулар артта калган инде... Һәммәсе истә, онытылмый.

Быел соңгы кыңгырау яңгырыйсы укучыларга ак юл телисе килә. Дистә еллар үткәч алар да бу чорны сагынып искә алачак. Шигъри шәлкемдә теләк белән чыгарылыш сыйныф укучысына мөрәҗәгать итәсе килә.

Әйдәгез әле тормышка

Беркайчан да зарланмыйк.

Бүген балачакларыбызга

Чынлап та кайтып килик.

Балачаклар бик тиз генә

Үткәннәр дә киткәннәр.

Берәрегез шуларны

Күреп калмадымы икән?

Һәрберебезнең исендә

Шул юләр бала чаклар,
Һәркемнең күңел түрендә

Истәлекле ул көннәр.

Гүзәлия ФӘРИТОВА.

Автор:
Читайте нас: