Барлык яңалыклар
Мәгариф
22 февраль , 09:59

"Җанлы сүз" иҗади осталык лабораториясе эшендә

Бу юлы конкурс сайлап алуына 197 эш тәкъдим ителгән. Безнең район вәкиле уңышка иреште.

"Җанлы сүз"  иҗади осталык лабораториясе эшендә
"Җанлы сүз" иҗади осталык лабораториясе эшендә

2023 елның сентябреннән 2024 елның гыйнварына кадәр "Уфимский университет науки и технологий" федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы базасында үз эшчәнлеген алып барган"Җанлы сүз" иҗади осталык лабораториясе эше тәмамланды. "Җанлы сузы" проекты быел унынчы тапкыр үткәрелде. Ул Башкортстан Республикасы башлыгы гранты акчасына гамәлгә ашырыла. Лабораторияне оештыручы булып "Башкортстан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе"төбәк иҗтимагый оешмасы чыгыш ясый. Лабораториянең максаты талантлы балаларны ачыклау, аларга ярдәм итү, укучыларның һәм студентларның иҗади потенциалын үстерү. Бу юлы конкурс сайлап алуына 197 эш тәкъдим ителгән. Безнең районнан Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең 7"б" сыйныф укучысы Шакиров Аскар әлеге конкурста катнашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча Аскар "Фәнни мәкалә"номинациясендә җиңүче булды. Шакиров Аскарны һәм аның остазы Акберова Лилиана Җәмиловнаны яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез.

 

"Җанлы сүз"  иҗади осталык лабораториясе эшендә
"Җанлы сүз"  иҗади осталык лабораториясе эшендә
"Җанлы сүз" иҗади осталык лабораториясе эшендә
Автор:
Читайте нас: