Барлык яңалыклар
Мәгариф
30 гыйнвар , 15:38

Һөнәри юнәлеш бирү дәресе

30 гыйнварда Иске Балтач 2нче урта  мәктәбендә 10-11 сыйныфларда укучыларны Русия Хәрби-Диңгез Флоты институтлары белән таныштыру максатыннан һөнәри юнәлеш бирү дәресе узды.

Һөнәри юнәлеш бирү дәресе
Һөнәри юнәлеш бирү дәресе

Тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Н. Хәсәнов Советлар Союзы флоты адмиралы Н. Кузнецов исемендәге Хәрби-диңгез академиясенең хәрби-диңгез флоты хәрби уку-фәнни үзәге турында презентация күрсәтте. Укучылар күренекле шәхесләр турында беләләр, мәсәлән, Ушаков Ф., Макаров С. , Корнилов В. , Лазарев М. , Нахимов П. Алар буклетлар, брошюралар белән таныштылар, анда җентекле мәгълүмат бирелә. Алардан югары хәрби-диңгез уку йортлары һәм кабул итүчеләргә таләпләр белән таныштылар.Бәлки, хәрби юлны сайлаучылар да булыр арада.

Гөлгенә Мусина.

 

Автор:
Читайте нас: