Барлык яңалыклар
Мәгариф
30 гыйнвар , 16:21

"Минем милли ризыгым" флешмобына кушылып

Тучыбай урта мәктәбеннән Ләйсән Әсхәдуллина "Минем милли ризыгым" флешмобына кушылды.

"Минем милли ризыгым" флешмобына кушылып
"Минем милли ризыгым" флешмобына кушылып

Ләйсән Әсхәдуллина Тучыбай урта мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы. Ул әнисе Лиза Әсхәдуллинадан милли ризыклар пешерергә өйрәнә. Әниле-кызлы ашханә бүлмәсендә тәмле ризыкларны бергәләп пешерәләр. Оста хуҗабикә Лиза Әсхәдуллина пешерү серләре белән  теләп уртаклаша. Ят ризыклар да пешереп караганнары бар. Тәҗрибәгә күп нәрсә бәйле. Флешмобка алар теләп кушылды. Алар кишер пирогы пешерделәр.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: