Мәгариф
26 гыйнвар 2024, 09:01

"Блокадалы икмәк"не искә алу сәгате үтте

Ленинградның фашист блокадасыннан азат ителүенә 80 ел тулу уңаеннан Асавка авыл модель китапханәсе Асавка мәктәбе белән берлектә "Блокадалы икмәк"не искә алу сәгате үткәрде.

"Блокадалы икмәк"не искә алу сәгате  үтте"Блокадалы икмәк"не искә алу сәгате  үтте
"Блокадалы икмәк"не искә алу сәгате үтте

Балаларга сугыш чорының иске фотосурәтләре белән презентация күрсәттеләр, Бөек Ватан сугышы тарихында иң фаҗигале битләрнең берсе – Ленинград шәһәрен блокадалау турында сөйләделәр, анда шәһәр халкы өчен иң зур сынау коточкыч ачлык булды. Шулай ук балалар "блокадалы карлыгач" билгесенең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, бәхетле, киләчәккә ышаныч һәм өмет символы булган карлыгачның аппликациясен ясадылар. Балалар алып баручыларның сөйләгәннәрен кызыксынып тыңладылар һәм бу куркыныч вакыт турында онытырга хакыбыз юк дигән нәтиҗәгә килделәр. Чара ахырында В. Куровленконың "Икмәк 125 грамм..."шигырен укыдылар.

 

Автор:
Читайте нас