Барлык яңалыклар
Мәгариф
23 гыйнвар , 18:25

Технология дәресендә—окоп шәмнәре

Иске Балтач 2 нче уртамәктәбендә технология дәресендә 8 нче сыйныф укучылары укытучы М. Сафина  белән бергә  окоп шәмнәре ясадылар.

Технология дәресендә—окоп шәмнәре
Технология дәресендә—окоп шәмнәре

Махсус хәрби операциядәге якташлар өчен хәстәрләү йөзеннән башкардылар бу эшне.Тимер банкалардагы шәмнәр өч сәгатькә якын янып тора. Мондый яндыргычлар ярдәмендә җылытырга, ә берничә шәмне буржуйка миченә куйсаң, хәтта әйберләрне киптерергә һәм ризыкны җылытырга мөмкин. Окоп шәмен берничә сәгать эчендә ясап була. Моның өчен консерва банкасына спираль белән бөгелгән картон нигез салырга һәм барысын да парафин һәм стеариннан кайнар эремә белән тутырырга кирәк. Иске Балтач 2нче уртамәктәбендә технология дәресендә 8 нче сыйныф укучылары укытучы М. Сафина  белән бергә  окоп шәмнәре ясадылар. Алар күрсәтмәне төгәл үтәделәр: картон кисеп, парафин кисәкләренә ватып, укытучы күзәтүе астында ингредиентларны эретеп банкаларга салып эшне төгәлләделәр...

Гөлгенә Мусина.



Технология дәресендә—окоп шәмнәре
Технология дәресендә—окоп шәмнәре
Автор:
Читайте нас: