К.А. Дәүләткилдиев исемендәге республика сәнгать гимназия-интернатында Туган телләр (татар, чуаш, мари, удмурт) һәм әдәбият буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Олимпиада нәтиҗәләре буенча Фәрхетдинов Илдус (Иске Балтач авылының 1 нче урта мәктәбе), Асрарова Юлия (Штәнде мәктәбе) татар теле буенча олимпиада призерлары булдылар, Асрарова Юлия шулай ук башкорт теле буенча призер булды, Закирҗанова Галина (Түбән Иванаево авылы мәктәбе) мари теле буенча олимпиада призеры булды.
Районда туган телләрен яраткан һәм яхшы белгән укучылар булуы мактауга лаек.