Мәгариф
19 декабрь 2023, 06:14

“Ел укытучысы-2024” җиңүчесе билгеләнде

“Ел укытучысы-2024” район конкурсы тәмамланды. Җиңүчеләр кемнәр?

“Ел укытучысы-2024” җиңүчесе билгеләнде“Ел укытучысы-2024” җиңүчесе билгеләнде
“Ел укытучысы-2024” җиңүчесе билгеләнде

5нче декабрьдә “Ел укытучысы-2024” район конкурсы тәмамланды. Район мәдәният сараенда тантаналы рәвештә бәйгенең җиңүчеләрен билгеләделәр. “Йөрәгемне балаларга бирәм” номинациясендә – Инзилә Сафина (Иске Балтач башлангыч белем бирү мәктәбе), “Куелган максатына ирешкәне өчен” номинациясендә – Фәйрүзә Динисламова (Иске Балтач 1нче урта мәктәбе), “Уңышка ирешү юлында” номинациясендә – Радмила Әхмәтова (Иске Балтач 1нче урта мәктәбе), “Уңышка беренче адым” номинациясендә – Линария Сафтдинова (Шәвъяды гомуми белем бирү мәктәбе), “Балалар күңелен булдыручы” номинациясендә – Рушания Солтанова (Сәйтәк урта мәктәбе), “Һөнәренә тугрылыгы өчен” номинациясендә – Надежда Беляева (Түбән Иванай урта мәктәбе), “Профессионализм һәм тырышлыгы өчен” номинациясендә – Рүзилә Хәйруллина (Иске Балтач 2нче урта мәктәбе), “Педагогик традицияләрне саклаганы өчен” номинациясендә – Динә Сәдертдинова (Иске Балтач 2нче урта мәктәбе), “Педагогик дебют” номинациясендә Рудислав Беляев 6иңүче буларак билгеләнде.

“Башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы-2024” район конкурсы җиңүчесе – Иске Балтач 2нче урта мәктәбе укытучысы Зифә Рәҗетдинова. “Яшь укытучы-2024” бәйгесендә Иске Балтач 1нче урта мәктәбе укытучысы Эльвира Хәҗиева җиңү яулый.

 “Ел укытучысы-2024” район конкурсы лауреаты исеменә Айгөл Солтанова (Иске Балтач 1нче урта мәктәбе) һәм Светлана Шәйхлисламова (Уразай урта мәктәбе) лаек булдылар.

“Ел укытучысы-2024”  район конкурсының абсолют җиңүчесе – Елена Закирова,  Түбән Сикияз урта мәктәбенең география укытучысы.

Автор:Фиргат Набиуллин
Читайте нас