

Кызлары мәктәпне алтын медальгә тәмамлаганнар.
Һөнәр сайлаганда газизләре фикеренә колак салала. Өлкәннәре Аделина Уфа фән һәм технология университетының “Геофизика” факультетында укый. 5нче курста. Азалия исә Казан тикшерү-технология университетының “Социология” факультетында белем ала. Кечеләре Тимур 8нче сыйныфта укый. Уллары әтисенең беренче булышчысы. Ә ир-егеткә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр. Аерым йорт белән яшәгәч кош-корт, тана-үгез карау табигый.
Хатын-кызның бихисап мәшәкатьләренә өлгерү белән бергә Чулпан Ким кызы эшен дә җиренә җиткерергә тырыша. Балаларга рус, татар җырлары өйрәтә. Балаларны бер-берсенә ылыктыру өчен коллектив җырлар өйрәтүне, уеннарга җәлеп итүне хуп күрә. Балалар музыканы тоярга, җырларны тиешенчә башкарганда рухи яклап үсәләр дә. Күп телдә җырлар өйрәнү балаларны камилләштерә. Телефон-гаджетлардан балаларны аерырга, үзара аралаштырып, дөнья матурлыгын күрергә әйди белгеч...