Мәгариф
15 декабрь 2023, 00:00

Нәниләр күңеленә игелек орлыкларын чәчү— эш ысулы

Чулпан җыр-моңга гашыйк булса да һөнәрнең тынычрагын сайларга уйлый. Артист һөнәре аныкы түгел, димәк.

Нәниләр күңеленә игелек орлыкларын чәчү— эш ысулыНәниләр күңеленә игелек орлыкларын чәчү— эш ысулы
Нәниләр күңеленә игелек орлыкларын чәчү— эш ысулы

Эшне яратып башкару, күңелгә сихәт алуга тиң, әмма сайлаганда ялгышмаска иде, дип икеләнә башлый. Чулпан җыр-моңга гашыйк булса да һөнәрнең тынычрагын сайларга уйлый. Артист һөнәре аныкы түгел, димәк. Музыка һәм педагогия берьюлы үрелеп барганында туктала. Ни дисәң дә –алтын урталык. 9нчы сыйныфны тәмамлагач Уфаның 2нче педагогия- музыка  колледжына укырга керә. Музыка коралларында уйнарга өйрәнә. Аны уңышлы тәмамлагач Түбән Иванай урта мәктәбендә хезмәт юлын яшь белгеч буларак башлый. Авылдашы Рөстәм Сабиров белән 2000нче елда гаилә корып җибәрәләр. Яшьләр Уфа шәһәренә барып төпләнә.

 Тик ыгы-зыгылы, шау-шулы башкала мохите арытканын тоялар. Бай табигатьле авылда үскәнгә күңелләрен бирегә тарту көче нык булганга төгәл карарга киләләр. Тынычлыкны туган төбәкләрендә табалар. Иске Балтач авылына кайтып урнашып монда гомер итүләренә һич үкенергә туры килми үзләренә.

Чулпан Ким кызы район үзәгенең 2нче урта мәктәбендә укыта, “Белоснежка” балалар бакчасында музыка җитәкчесе, шуннан соң бу учреждениедә биш ел дәвамында мөдир булып көч сала.

Рима ВӘЛИЕВА.

Дәвамы бар.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас