Анда укытучылар һәм хезмәткәрләр актив катнашты. Мәктәп һәм аңа якын территорияне тәртипкә китерделәр коелган яфракларны, ботакларны һәм чүп-чарны җыеп алдылар. Берничә сәгать эчендә мәктәп территориясе үзгәрде: чиста һәм уңайлы булды. Бергә эшләгән һәр кеше тырышлыгы өчен соклануга лаек.
Мәктәп территориясе кышка кергәндә тулысынча чиста булды. Бу тырыш өмәчеләр эше.